14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районының Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары грант отып МТЗ тракторлары сатып алды
Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйгедә грант оттылар. Бер миллион сум грант акчасына алар МТЗ тракторлары сатып алдылар. Авыл җирлекләре башкарма комитетларының эш-мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе - авыл урамнарын тәртиптә, чиста тоту: җәен чүп үләннәрен чабу, кышын кардан арындыру. Моның өстенә, чүп-чар...
-
Әлки районыннан республика Чыршы бәйрәменә иң актив һәм яхшы укучы 18 бала барачак
Республиканың Чыршы бәйрәменә районыбыздан 18 укучы барачак. Алар - төрле мәктәпләрдән уку алдынгылары, олимпиадалар призерлары, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары, шулай ук ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Әйтик, Чыршы бәйрәмендә катнашасы бәхетлеләр арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы, татар теле буенча республика олимпиадалары җиңүчесе Миләүшә Галләмова, Юхмачы урта мәктәбенең...
-
Әлки районы үзәгендә 17 декабрьдә авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәсе була
17 декабрьдә, шимбә көнне, район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе була. Ярминкәдә бөртек, фураж, печән, салам, ит сатуга өстенлек биреләчәк.
-
Әлки районының Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Җирле үзидарә органнарында күпъеллык намуслы хезмәте, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Әлки кызы Регина Нуретдиновага район башлыгы 10 мең сумлык сертификат тапшырды
Билбау көрәше буенча чемпион исемен яулаган Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Регина Нуретдиновага район башлыгы Александр Никошин 10 мең сумлык сертификат тапшырды. Әлеге ярышларда үз авырлыгында икенче урынны алган Вероника Хәйруллина (Иске Тахтала) исә 8 мең сумлык сертификатка ия булды. Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, бу кызларыбыз Казахстанның Астана шәһәрендә билбау...