19 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең ХХV конференциясе булып үтте (ФОТО)
Бүген "Бердәм Россия " партиясенең Татарстан Төбәк бүлекчәсе Әлки җирле бүлекчәсе үзенең ХХV конференциясен үткәрде. Конференция делегатлары бүлекчәнең 2012 елның ноябреннән быелның ноябренә чаклы чорда эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе...
-
Әлки районы бәби тудыру бүлегендә капиталь ремонт эшләре башлана
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләре башлана. Бала тудыру бүлегенең ике катлы бинасы 1997 елда ачылган иде. Билгеле, егерме елга якын вакыт эчендә ул шактый тузды, искерде. Ниһаять, әлеге бинага капиталь ремонт үткәрүгә республикадан 40 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Район капиталь төзелеш бүлеге...
-
Әлки районы Карга мәктәбендә РСФСР спорт мастеры Фәрит Хәсәншин истәлегенә гер күтәрү ярышлары булды
Карга мәктәбе спорт залында Фәрит Хәсәншин истәлегенә гер күтәрү буенча ярышлар булды. Гер күтәрү буенча РСФСР спорт мастеры, арабыздан вакытсыз китеп барган Фәрит Хәсәншин Карга мәктәбендә байтак еллар физкультура укытты. Гер күтәрү буенча СССР спорт мастерлары Мөдәррис Бикушев, Газинур Фәттахов (ул дөнья чемпионы да) - аның укучылары. Укытучы-остаз истәлегенә үткән...
-
Әлки районында Айдар Игламов истәлегенә волейбол ярышлары үтте
Базарлы Матак мәктәбен медаль белән тәмамлап, Казан вузларының берсендә укучы Айдар Игламовның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале төстә өзелде. Ачык күңелле, ярдәмчел егетне дуслары, туганнары бер дә онытмыйлар: ел саен аның истәлегенә "Алинә" спорт залында волейбол турниры үткәрелә. Быел мондый турнир 17 декабрьдә узды. Анда дүрт команда ярышты. Беренче урынны Алпар...
-
Әлки районы муниципаль хезмәткәрләре республика Спартакиадасында бишенче урынны алды
Районның муниципаль хезмәткәрләр командасы республика партакиадасында бишенче урынны алды. Спортның кайбер төрләрендә нәтиҗәләр мондый: йөзү - алтынчы, теннис - өченче урын. Югары Колчурино авыл башлыгы Елена Краснова үзен оста шахматчы итеп күрсәтте- шәхси зачетта өченче урынны алды ул.