Әлки районында Яңа ел төнендә халык паркларда күңел ачты (+ФОТО)
Елның төп бәйрәм төне салкын булмады. Дөрес, кар явып китте, җилләп торды. Әйтергә кирәк, Әлки районы авыллары Яңа елны аеруча бизәнеп-төзәнеп, матурланып каршы алдылар. Урамнарны, биналарны якты утлы гирляндалар, кар сыннары бизәде.
Яңа 2017 елны якыннары, дуслары белән каршы алгач, әлкилеләр урамга, паркларга чыкты. Районның төп чыршысы быел беренче мәртәбә...