5 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлки районыннан Удмуртиягә
Яңа Чаллы егете Ришат Исхаков Удмурт Республикасында хезмәт итә. Ул армиягә узган елның язында киткән булган, үзе дә, әти-әниләре дә бик сагынышканнар. Шуңа күрә улларына Яңа ел бүләге ясап, Исхаковлар гаиләсе ул хезмәт иткән частькә барып кайткан. Биредә аларны әйбәт каршы алганнар. Командирлары якташыбызны мактаган, бусы инде әти-әни күңеленә сары...
-
Әлки район үзәк хастаханәсенә беркетелегез
Татарстанның амбулатория-поликлиника учреждениеләренә халыкка медицина ярдәме күрсәткән өчен 1 гыйнвардан җан башыннан исәпләп түли башлаячаклар. Бу нәрсә дигән сүз? Һәр медицина оешмасына халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтү өчен акча хәзер поликлиникага ничә кеше беркетелгәннән чыгып бүлеп биреләчәк. Безнең районда 19432 кеше яши, аларның 3300 е балалар. Район үзәк хастаханәсенә 14900...
-
Әлки районының Түбән Кәчи җирлегендә Раштуага әзерләнәләр
Түбән Кәчи җирлегендә яшәүче Николай Тутеров, Владимир Баканов, Сергей Җуравлев гаиләләре Яңа ел бәйрәме алдыннан өйләрен шундый матур итеп бизәгәннәр ки, аларның тырышлыгын оештыру комиссиясе дә күреп, җиңүчеләр дип тапкан һәм бүләкләр белән билгеләп үткән. Ә бүген Түбән һәм Югары Кәчи авыллары тагын бер олы бәйрәмгә - Раштуага әзерләнә. Җирлек...
-
Әлки районы: Түбән Колчуриноның үз шатлыгы
Түбән Колчуриноның Кыр урамы халкына Кыш бабай зур бүләк ясаган - ниһаять, бу урамга су торбаларыннан су килә башлаган. Дөресен генә әйткәндә, бу урамда яшәүче 60 лап кеше өчен үзәккә үткән һәм күптәнге проблема иде су мәсьәләсе. Бу турыда ел саен уза торган җыеннарда да зарландылар алар. Ышана торган түгел,...
-
Әлки районының Чуаш Кичүе җирлеге тәҗрибәсен өйрәнәләр
Чуаш Кичүе авыл җирлеге бүген кунаклар кабул итә - бирегә Алексеевск һәм Яңа Чишмә районыннан җирле үзидарәләр вәкилләре килә. Кунаклар Чуаш Кичүе җирлегендә шәхси хуҗалыкларны үстерү тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Аларны терлекләрне ясалма орлыкландыру пункты эшчәнлеге белән таныштырачаклар. Күршеләр шулай ук Әсхәт Билданов белән Фәнис Бакировның крестьян-фермер хуҗалыкларын да караячаклар.
-
Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә яңа елда 44 бозау туган инде
"Хузангай" җәмгыятендә бәйрәм көннәрендә дә эшләр гөрләп барды, терлекчеләр, тегермәндә, ярма ярдыру, май сыгу цехларында хезмәт куючылар үз бурычларын җиренә җиткереп үтәп киләләр. Елның беренче көннәрендә биредә 33 тонна сөт савып алып реализацияләгәннәр һәм 964 мең сум акча эшләп алганнар. Шул арада 44 бозау да туган. Житештерү цехларында 1-2 гыйнвар...