9 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлки районында Изге Раштуа зурлап билгеләп үтелде
6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә районыбызның биш чиркәвендә Изге Раштуа гыйбадәтләре булды. Анда йөзләрчә кеше катнашты. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында бәйрәм гыйбадәтен район благочинные Андрей Зиньков үткәрде. Соңгы елларда гыйбадәтләр чиркәүнең яңа бинасында уза. Халык та бик күп җыела. Бәйрәм службасына килгән православныйларны Изге Раштуа белән район башкарма...
-
Әлки районында быелгы беренче чаңгы ярышында 180 кеше катнашты ФОТО
Озакка сузылган Яңа ел яллары халыкны шактый ялыктырган, саф һавада актив ял итү сагындырган бугай - каникул азагында "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында узган чаңгы ярышына халык агылды гына. Авыллардан килгән машиналар шулкадәр күп иде - берара аларны кую өчен әзерләнгән урыннар да тулды. Автомобильләр юл кырыйлап әллә ничә йөз...
-
Әлки районында ел башыннан районда сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар күбәйгән
Яңа ел каникулларында 23 кеше әлеге чир билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның 14 е - балалар. Республикада да ОРВИ белән чирләүчеләрнең кискен артуын хәбәр итәләр. "Бездә авыручылар саны эпидемия чигеннән ким, -ди район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина. -Әмма ОРВИ һәм грипп таралу ихтималы зур. Шуңа...
-
Әлки районында быел Базарлы Матак һәм Чуаш Кичүе авылларындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак
Быел Базарлы Матактагы "Ромашка" һәм Чуаш Кичүе авылы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак. Әлеге бакчаларның икесе дә шактый тузган, ныклап төзекләндерүгә мохтаҗ. Биналарның ишек-тәрәзәләрен, түбәләрен, идәннәрен алыштыру, җылылык һәм суүткәргеч системаларын яңарту күздә тотыла. "Ромашка"да -128, Чуаш Кичүе бакчасында 35 бала тәрбияләнә. Ремонт вакытында аларны башка бакчалар кабул итәчәк.
-
Әлки районында пенсия яше озайтылу 96 муниципаль хезмәткәргә кагыла
Быелның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең лаеклы ялга чыгу яше озайтылды. Бу категория хезмәткәр ир-атлар картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнү һәм түләү хокукына - 65 яшьтә, ә хатын-кызлар 63 яшьтә ия була. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис Галләмов хәбәр итүенчә, аларның пенсия яше этаплап - ел саен ярты...