10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Районда быел беренче туй Базарлы Матакта булды. ФОТО
6 гыйнварда Никахлашу залында Базарлы Матак егете Илнур Нотфуллин һәм Ташбилге кызы Гөлназ Сафинаның никахлары тантаналы төстә теркәлде. Яшьләрне район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, әти-әниләре, дуслары, туганнары котладылар. Илнур белән Гөлназга бәхетле гаилә тормышы, тигез мәхәббәт, сәламәтлек теләделәр.
-
Әлки районында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрделәр
Бүген Базарлы Матакның Үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде. Яңа ел каршылап "арыган" халык бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Кыш бабайлар һәр авыл җирлегеннән килгәнлектән (аларның саны кырыктан артып китте!), бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде парад. Һәр Кыш бабай, һәр Кар кызы, авыл үзешчәннәре такмак, җыр,...
-
Әлки районы Иске Алпар авылында яшәүче Мәхмүтовларның гаилә фермасында 11 сыер асрала. ФОТО
Рәис белән Рәсимә Мәхмүтовлар йорты Иске Алпарның халык телендә аръяк дип аталган өлешендә шактый иркен мәйдан алып тора. Шунда ук Чирмешән, тирә-якта язын-җәен яшел үлән белән капланучы болыннар... Бер сүз белән әйткәндә, терлек асрау өчен менә дигән урын, мөмкинлекне табигать үзе тудырган. Һәм бу гаилә тәвәккәлләп кече ферма төзегән дә,...
-
Әлки районында хоккей буенча район беренчелеге үтте. Җиңүче –Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы
Яңа ел каникулларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары булды. Узган елның декабрь ахырында хоккей сезонына старт бирелгән иде. Сезонның беренче ярышы "Алинә" универсаль спорт залы каршында яңа төзелгән хоккей тартмасында узды. Соңгы бер-ике елда районда барлык таләпләргә җавап биргән хоккей тартмалары төзелде. Аларның икесе "Татнефть" берләшмәсе ярдәме белән булдырылды. Гыйнварның...
-
Әлки районында гыйнварның беренче ункөнлегендә дүрт исерек шофер тоткарланган
Гыйнварның беренче ункөнлегендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 81 очрагын ачыклаганнар. Дүрт йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткәндә тоткарланган.
-
Әлки районында кар сыннары конкурсы дәвам итә
Яңа ел бәйрәме алдыннан райондашлар оешма-учреждениеләр территорияләренә, торак пунктларга, клуб, мәктәпләр каршына, өйләре алдына кардан төрле сыннар ясап куйган иделәр. Алар һәркемнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Шушы сыннар янәшәсенә басып фотога төшеп социаль челтәрләргә куючылар да булды. Иң оста кар скульптурасына хәтта конкурс та игълан ителгән иде, җиңүчеләргә...