Әлки районында кар сыннары конкурсы дәвам итә
Яңа ел бәйрәме алдыннан райондашлар оешма-учреждениеләр территорияләренә, торак пунктларга, клуб, мәктәпләр каршына, өйләре алдына кардан төрле сыннар ясап куйган иделәр.
Алар һәркемнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Шушы сыннар янәшәсенә басып фотога төшеп социаль челтәрләргә куючылар да булды. Иң оста кар скульптурасына хәтта конкурс та игълан ителгән иде, җиңүчеләргә...