17 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлки районында үсмер баланың акчасын урлау турындагы факт расланмаган
Район эчке эшләр бүлекчәсенә үсмер баланың акчасын урлау хакында хәбәр кергән. Малай әйтүенчә, таныш булмаган кеше, аны этеп җибәреп, кесәсеннән 1000 сум акчасын алган. Әлеге факт буенча шунда ук тикшерү эшләре башлана. Вакыйга район үзәгендәге бер кибет янында булган. Бу кибеттәге видеокүзәтү язмалары өйрәнелә һәм шул ачыклана: малай саксызлыгы һәм...
-
Әлки районы юлларында үткән атнада бер исерек шофер тоткарланган
ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 49 очрагын ачыклаганнар. Шул исәптән руль артына исерек килеш утырган бер йөртүче тоткарланган. Тизлек режимын бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, хәвефсезлек каешын каптырмау кебек бозулар һаман еш кабатлана. Моның юлда бәхетсезлек очракларына китерү ихтималы булуын йөртүчеләр онытмасын иде.
-
Әлки районында халык җыеннары башланды. Авылда автосервис, чәчтараш ачып та акча эшләргә була бит – Карга җыенында шул мәсьәлә күтәрелде
Гыйнвар, февраль - узган елга нәтиҗәләр ясап, яңасына планнарны барлый торган айлар. Бу атнада район авыл җирлекләрендә дә шундый җыеннар башланды. Анда район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннарның беренчесе 16 гыйнварда Каргада узды. Җыен авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы форматында үтте. Халык та күп җыелган иде. Карга -...
-
Әлки районында берничә оешма үзешчәннәренең җыелма концерты зур уңыш белән узды
Узган шимбә кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә почта элемтәсе участогы, электр элемтәсе цехы, район электр челтәрләре, орлыкчылык инспекциясе, ветеринария берләшмәсе һәм урман хуҗалыгы үзешчәннәре күрсәткән концертны чын мәгънәсендә гаилә ялы кичәсе дип атарга мөмкин булыр иде. Әлеге тамаша артык озакка да сузылмады, кыска да булмады. Барысы да урынлы иде. Репертуарда...