7 февраль 2017 яңалыклары
-
Әлки районы: Әти-әниләр БДИ тапшырды. ФОТО
Балалары урта мәктәп тәмамлаучы ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карау мөмкинлеге бирелде: Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 15 әти-әни, имтиханнар тапшыруга кагылышлы барлык процедураларны үтеп, рус теленнән сынау тоттылар.
-
Әлки районы мәдәният бүлегенә авылларга чыгып кино күрсәтү автомобиле алу өчен сертификат бирелде
Татарстан Президенты исеменнән әлкилеләргә әлеге бүләкне республика Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Бу автомобиль иң заманча кино күрсәтү җайланмалары белән җиһазланган. Районыбыз авылларында хәзер халыкка күмәкләп сыйфатлы кино карау мөмкинлеге туа дигән сүз.
-
Базарлы Матак урта мәктәбе базасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. ФОТО
Күптән түгел ДОСААФ район оешмасы Базарлы Матак урта мәктәбе базасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрде. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм район башлыгы призларына уздырылган әлеге бәйгедә герой үзе дә катнашты.