26 февраль 2017 яңалыклары
-
Алкоголь продукциясе сатуда яңа таләпләр кертелә
Алкоголь продукциясе белән сату итүче һәр сәүдә ноктасында контроль-касса техникасы булырга тиеш. Районара салым инспекциясе хәбәр итүенчә, әлеге яңа тәртип бу елның 31 мартыннан гамәлгә кертелә. Шул вакытка кадәр алкогольле продукцияне ваклап сатучы сәүдә нокталарында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә контроль-касса техникасын урнаштыру зарур. Мәгълүм булганча, этил спирты кулланып яисә аны...
-
Әлки районы халкын 2 мартта Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабул итә
2 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итүе кабинетында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова халыкны социаль мәсьәләр буенча кабул итә. Кабул итү бүлмәсе район хакимияте бинасының өченче катында урнашкан. Алдан язылып кую өчен тел.: 21-6-99.
-
Әлки районында штанга күтәрү бәйгесендә ир-атлар да, хатын-кызлар да көчен, осталыгын күрсәтте
Штанга күтәрү буенча район бәйгесендә төрле яшьтәге ирләр дә, хатын-кызлар да - дүрт дистәгә якын кеше көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә Илфат Хәмитов, Илшат Фәсихов, Андрей Зиньков, Кирилл Зинькин җиңүче булдылар. Яшьләре 50 дән өстә булган ир-егетләр дә әле көчләре ташып торуын расладылар. Бу категориядә Илшат Нурутдиновка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында төзелүче мәдрәсәне өлгертү өчен ярдәм кирәк
Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендә төзелүче мәдрәсә инде өлгерү алдында. Әмма төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү өчен ярдәм кирәк әле. Районыбыз тарихында беренче бу дини уку йортына Базарлы Матакта яшәүче Фаик Борһанов улы Илназ белән 2010 елның җәендә нигез салганнар иде. Бүген инде яшел калай түбәле, мансардлы мәһабәт бина тирә-юньгә ямь...
-
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ашыгыч службаларның телефон номерлары
Бәла-каза, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм чакыру өчен ашыгыч службаларның телефон номерларын исегезгә төшерәбез: Полиция - 02, 0-20 (кәрәзле тел.), 2-01-02. Ашыгыч медицина ярдәме - 03, 0-30 (кәрәзле тел.), 2-01-03. Янгын часте - 01, 0-10 (кәрәзле тел.), 2-01-01, 112. Газ хезмәте - 04, 2-01-04. Электр бүлү челтәрләре -...