Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасы кысаларында үткән волейбол ярышларында районыбыз командасы призлы өченче урынны яулады.
Әлеге республика бәйгесе Теләче районында узды. Районыбыз егетләре киеренке көрәштә Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан командаларын җиңеп һәм бары теләчелеләргә генә оттырып, мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Бәйгенең чемпионы булып Теләче командасы калган, ә биектаулылар -икенче....