Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 8 ноябрь 2017 яңалыклары

    • 8 ноябрь 2017 - 12:49
      Әлки районы:“Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының район советы балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды
      "Бердәм Россия" партиясе тарафдарларының район советы балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды. Әлеге күргәзмә Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланды. Анда балаларның туган ил, туган як табигате һәм кешеләре турындагы рәсемнәре куелды. Күргәзмә башта Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында узды. Анда көллият укучылары да актив катнашты. Аннан соң күргәзмә балалар...
      554
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 11:33
      “Әлки хәбәрләре” район газетасы “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” дигән бәйге игълан итә
      Быел декабрьдә ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула. Шул уңайдан "Әлки хәбәрләре" газетасы район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге белән берлектә "Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни - иң матур пар" дигән бәйге игълан итә. Сездән әти-әниләрегез турында күләме бер басма биттән артмаган язмалар һәм фоторәсемнәр көтәбез. Әти-әниләрегезнең гаилә тормышының төрле чорларын...
      559
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 08:45
      Әлки районында 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә
      20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне балаларга, бигрәк тә ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыру сабыйларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләге булган гаиләләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Әлеге чара балалар иҗат йортында була, сәгать 9 да башлана.
      545
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 08:02
      Әлки районының Борискино җирлегендә үзара салым акчасына күп эшләр башкарылган
      Борискино авыл җирлегендә халыктан кергән үзара салым акчасына су белән тәэмин итү буенча аеруча күп эшләр башкарылган. Дөрес, халык үзара салымны ел башыннан ук түләп куйса, эшләр тагын да күләмлерәк булыр иде. Күпләр салымны август-сентябрьдә түләгән. Димәк, аңа хөкүмәт субсидиясе дә өченче-дүртенче кварталларда гына кайта ала. Шуңа карамастан, башкарылган эшләр...
      532
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 07:52
      “Әлки хәбәрләре” район газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән
      "Әлки хәбәрләре" газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән. 2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Районда барысы 5947 данә газета-журналга язылганнар. Шуның 3 меңе - "Әлки хәбәрләре". Моннан тыш, "Ватаным Татарстан" газетасына - 445 кеше, "Республика Татарстан"га - 356, ә "Татарстан" журналына - 69 кеше подписка рәсмиләштергән. Матбугатка...
      593
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 07:16
      Әлки районы: “Яңарыш-Возрождение” республика фондына үз өлешебезне кертик
      Район халкы һәр елны "Яңарыш-Возрождение" республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә. Бу игелекле эштә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр, пенсионерлар, гомумән, теләге булган һәркем катнашып килә. Иганәчеләрдән кергән акчаларга күрше Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә нинди күләмле эшләр башкарылуын күреп торабыз. Әле сентябрь башында гына биредә Болгар Ислам академиясе бинасы файдалануга...
      527
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 06:08
      Әлки районы: “Татмедиа” оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз
      "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте кабат актив әбүнәчеләр арасында призлар уйнатырга җыена. Анда төп приз - 32 диагональле телевизор.
      570
      0
      0
    Реклама