18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районында берьюлы 13 егетне солдат хезмәтенә озаттылар. ФОТО
11 ноябрьдә иртә сәгатьтән район хәрби комиссариаты тирәсе халык белән кайнап торды. Бу көнне Әлкинең 13 егете хәрби хезмәткә китте.
-
Әлки районында чаңгы базасы төзелде
Базарлы Матакның көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды. Чаңгы базасы узган елда ук төзелә башлаган иде. Трассаның буеннан-буена агачлар утыртылды, электр лампалары баганалары бастырылды. Быел төзелеш эшләре дәвам итте. Инде чаңгы базасының бинасында да төзү эшләре төгәлләнде. Бирегә су кертелгән, электр белән җылыту системасы эшләнгән. Бу бинада ирләр һәм хатын-кызлар...
-
Әлки районы: “Татмедиа” оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте кабат актив әбүнәчеләр арасында призлар уйнатырга җыена. Анда төп приз - 32 диагональле телевизор.
-
Әнвәр Кәтиев истәлегенә
Кешелэргэ хезмэт итеп Узды гомер юлларын Йомшак иде кунеллэрен Алтын иде кулларын Элки халкы бик уз итте Энвэр атлы егетне Бер авыр суз житкермичэ Кулда гына йоретте Тэнне тугел жаннарны да Дэваладын мон белэн Элкинен бар сэхнэлэре Сине сагынырлар,белэм Ботен жанын тэнен биреп Эшлэден гомер буе. Кешелэргэ игелек кылу Булды...
-
Әлки районында Татарстан АССРның 100 еллыгына һәм драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотр-конкурс дәвам итә
Район мәдәният учреждениеләрендә "Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" смотр-конкурсы дәвам итә.