8 август 2019 яңалыклары
-
Әлки районында суда йөзүче киек кошларны саный башлаганнар
Районда суда йөзүче киек кошларның исәбен ала башлаганнар.
-
Әлки районының белем йортларын янгын күзәтчелеге инспекторлары тикшерде
Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерүдә катнаштылар.
-
Әлки районы үзәгендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр депутатларга һәм район җитәкчеләренә ишегалларын төзекләндерү тәкъдимнәрен җиткерделәр
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларын ямьләндерү, анда олылар өчен дә, балалар өчен дә уңайлы шартлар тудыру турында планнар коралар. Әлеге йортлар тирәләрен киләсе биш елда төзекләндерү күздә тотыла. Бу эш анда яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен искә алып башкарылачак. Берничә көн элек Базарлы Матакның Базар урамындагы 12 нче һәм Ленин урамындагы 11 нче йортларда яшәүчеләр белән булган очрашуларда әнә шул хакта уртага салып сөйләштеләр.