7 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йорты фойесында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбызның 90 еллыгына багышланган күргәзмә җәелдерелгән иде
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йорты фойесында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбызның 90 еллыгына багышланган күргәзмә җәелдерелгән иде. Күргәзмәгә экспонатларны С. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее һәм район мәгариф учреждениеләре музейлары биргән.
-
Әлки районында 97 кеше этнографик диктант язды
“Зур этнографик диктант” халыкара акциясенә әлкилеләр дә кушылды.
-
Әлки районы укучысы Делина Гыйзетдинова коррупциягә каршы тору буенча яшьләр арасында республика бәйгесендә катнаша
Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Делина Гыйзетдинова район башлыкларының коррупциягә каршы тору буенча яшьләр арасында ярдәмчеләренең республика бәйгесендә катнаша.