8 декабрь 2021 яңалыклары
-
Әлки районы С.М.Лисенков музее коллективы грант отып алган
С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее коллективы “Халыкларның тату гаиләсе” дигән күчмә экспозиция булдыру өчен грант отып алган.
-
Әлки районы Иске Тахталыда яшәүче күп балалы Сардуловлар гаиләсенә балалар креслосы бүләк иттеләр
“Бала – иң мөһим пассажир!” оператив-кисәтү чарасы кысаларында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе белән берлектә Иске Тахталыда яшәүче күп балалы Сардуловлар гаиләсенә балалар креслосы бүләк иттеләр, аны автомобиль салынында дөрес итеп урнаштырырга өйрәттеләр.