21 май 2015 яңалыклары
-
Әлки районы данын күтәрүчеләрне Казанда хөрмәтләделәр
Бу атнада Казанда иң зиһенле һәм тырыш балаларны - фән олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Әлеге тантанада районыбыздан биш укучы катнашты. Алар - Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Сираева, 7 сыйныф укучысы Миләүшә Галләмова, Иске Матак мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галина Тихонова һәм 7 сыйныф укучысы Данил...
-
Илүзә Сираева Татарстан тарихы буенча олимпиада җиңүчесе
Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Сираева Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында өченче урынны алды. Әлеге бәйге башта дистанцион төстә үткәрелде. Анда әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән 2 мең укучы олимпиаданың киләсе этабында республикабыз тарихы буенча белемнәрен сынадылар. Илүзә - призерлар арасында. Аның укытучысы Евгений Мухин.
-
23 майда Әлки районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме була
23 майда район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме була. Быел урта мәктәпләрне тәмамлаучы 97 егет һәм кыз өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаячак. 231 укучы -тугызынчы сыйныфны, 221 бала башлангыч сыйныфларны тәмамлый. Районыбызның 24 мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" тантаналы шартларда үткәреләчәк. Шатлыклы һәм моңсу бу бәйрәмгә әти-әниләр, ветеран укытучылар, гомумән, теләге булган...
-
Әлки районы өлкәннәре Татарстаныбыз Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны сайларга дигән тәкъдимне хуплыйлар
Республиканың иң абруйлы берничә иҗтимагый оешмасы көзге сайлауларда Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Беренче булып моны "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте эшләде: үзләренең сәяси советлары утырышында аның әгъзалары шундый карарга килделәр. Аннары берьюлы ике ветераннар оешмасы да шундый ук тәкъдим белән чыктылар. Болар - "Татарстан ветераннар берлеге" һәм Татарстан...