24 март 2014 яңалыклары
-
Татар телен өйрәнергә теләүчеләр моны “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмендә эшли алалар
Татар телен өйрәнү буенча әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла. "Ана теле" онлайн-мәктәбенә тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә дөньяның теләсә нинди ноктасыннан кереп "укырга" була. Моның өчен http://anatele ef.com сайтына кереп теркәлергә кирәк. Әлеге проектта татар теленең төп грамматика кагыйдәләренә төшенергә, җөмләләр төзергә өйрәнергә, сүзләр запасы тупларга,...
-
Армиядә хезмәт итү – егетлек билгесе
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Безнең районнан кырыклап егет хәрби бурычын үтәп кайтырга дип армия сафларына китәчәк. -Язгы чакырылышны тиешле дәрәҗәдә оештырып үткәрү өчен тиешле чараларны күрәбез: 21 кеше хәрби учеттагы белгечлек буенча Чистай укыту үзәгендә әзерлек үтте. Тагын 21 кешегә хәрби серлелекнең...
-
Үткән атнада 3 сабый дөньяга килде
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай дөньяга килде. Татар Борнае авылыннан Гөлия Нуруллина дүртенче баласын тапты. ФОТО liveinternet.ru САЙТЫННАН
-
Район үзәк китапханәсенең уку залында укучылар өчен “Тормышыбызда вакытлы матбуган” дигән дәрес-күзәтү үткәрелде
Китапханә хезмәткәре Ирина Сабирова укучыларны күп төрле газета һәм журналлар белән таныштырды, бүгенге интернет заманында да басма матбугатның үз укучысын да, әһәмиятен дә югалтмавы турында әңгәмә корды. Соңыннан китапханә фондында булган кайбер журналларны укучыларга бүләк иттеләр. Бу чараны авыл китапханәчеләре дә карады. фото litcult.ru сайтыннан
-
Базарлы Матакта Нәүрүзне бәйрәм иттеләр
Бөтен мөселман дөньясы билгеләп үтә торган Нәүрүз - көн белән төн тигезләшкән чак. Кайбер халыкларда ул Яңа ел башлануны белдерә. "Колос" кинотеатры каршындагы мәйданчыкта мәдәният хезмәткәрләре иртәдән концерт-тамаша башлап җибәрделәр. Нәүрүзбикәне каршы алуга багышланган театральләштерелгән күренеш тә бик күңелле булды. Азактан Нәүрүзбикә бар халыкны "карга боткасы" ашарга чакырды. Ә Чуаш...