25 август 2015 яңалыклары
-
Югары белемле яшьләр кайтты
Түбән Әлки һәм Юхмачы ветеринария пунктларында яшь белгечләр эшли башлады. Бу ике авылда да модульле ветеринария пунктлары ачылган иде. Инде барлык шартлар тудырылган әлеге пунктларда эшләргә белемле яшьләр дә кайткан. Шамил Садриев җитәкчелегендәге Түбән Әлки пунктында югары ветеринария белгечлеге алган Илназ Рафиков һәм Илдар Шәмсетдинов мал табиблары булып эшли башлаган....
-
Сораулар активлык билгесеме?
Борискино авыл җирлеге советында үтәргә тиешле киңәйтелгән утырышлар, моның өчен кворум җитмәү сәбәпле (катнашучылар бик аз), Иске Әнҗерәдә дә, Борискино авылының үзендә дә җыен рәвешендә үтте. Әмма, шуңа карамастан, кискен сораулар күпләп бирелде, проблемалар күтәрелде. Җирле үзидарәне гамәлгә ашыручы советларга бик күп эш йөкләнә хәзер. Әйтик, ел башыннан Борискино җирлеге...