Әлки районында мөселман һәм православие диннәре вәкилләре арасында килешү төзелде
25 ноябрьдә Базарлы Матакта мәдәният йортында район мөхтәсибәте һәм район благочинные, Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Районыбызда төп диннәребез булган мөселман һәм православие вәкилләре арасында күптәннән инде үзара аңлашу, дустанә хезмәттәшлек хөкем сөрә. Инде район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов һәм район благочинные Андрей...