Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Чуаш Кичүе комплексына дөньяның иң сөтле сыерлары кайтарылды

Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына Даниядән, Голландиядән һәм Германиядән голштин-фриз токымлы 1200 баш сыер кайтарылды.

Мондый токымлы сыерлар дөньяда иң күп сөт бирә торганнардан санала. Алар сөтне дә мулдан бирә, продукциянең сыйфаты да яхшы була. Дөньяның төрле илләрендә сөтчелек белән иң уңышлы шөгыльләнүче фермалар әлеге токым сыерларга өстенлек бирә.

Чуаш Кичүе мегафермасы җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин узган елның ноябрендә бер төркем белгечләр белән берлектә Даниягә, Голландиягә һәм Германиягә барып, буаз таналар сайлап кайтканнар иде. Карантин узганнан соң әлеге яшь маллар инде комплекска кайтарыла башлады.

Моңа кадәр Чуаш Кичүе комплексында Канададан һәм АКШтан кайтарылган сыерлар асралды. Хәзер әлеге сөтбикәләрнең күпчелеген Юхмачы, Карга комплексларына һәм Иске Матакта ачылган сөтчелек фермасына озатканнар. Бүген Чуаш Кичүе мегафермасында 2200 баш савым сыеры исәпләнә. Чит илләрдән кайтарылган нәселле таналар март аенда бозаулый башлаячак. Яңа бозаулаган таналар елга 7 мең килограммга кадәр сөт бирергә сәләтле. Икенчегә, аннан соң бозаулаган сыерлар 9 мең килограммнан күбрәк продукция бирә, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев