Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

21 яшьтән узган әлкилеләрне диспансерлаштыру башланды

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 21 яшьтән узган әлкилеләрне диспансерлаштыру - сәламәтлекләрен төрле яклап тикшерү башланды. 2013 елда мондый тикшерүне 2728 кеше узган иде, быел медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыру кысаларында 3600 кешенең сәламәтлеген тикшерәсе була. Табиблар әйтүенчә, быелгы диспансерлаштыруның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, тикшерелергә килүчеләрнең яшьләренә караячаклар. Чөнки, галимнәр раславынча, ир-атлар...

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 21 яшьтән узган әлкилеләрне диспансерлаштыру - сәламәтлекләрен төрле яклап тикшерү башланды. 2013 елда мондый тикшерүне 2728 кеше узган иде, быел медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыру кысаларында 3600 кешенең сәламәтлеген тикшерәсе була.

Табиблар әйтүенчә, быелгы диспансерлаштыруның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, тикшерелергә килүчеләрнең яшьләренә караячаклар. Чөнки, галимнәр раславынча, ир-атлар һәм хатын-кызлар төрле яшьтә күбрәк бер үк авырулардан җәфа чигәләр икән. Шуңа күрә һәркем өчен тикшеренү төрләре аерылырга да мөмкин.

Диспансерлаштыру еш кына үлемгә яисә инвалидлыкка китерә торган авыруларны ачыклауны максат итеп куя. Безнең илдә мондый авырулар исемлегенә йөрәк-кан тамырлары, онкология, бронх-үпкә авырулары, шикәр диабеты керә. Моның өстенә деспансерлаштыру туберкулез белән чирләүчеләрне, эчкечеләрне наркотиклар һәм психоактив матдәләр кулланучыларны да ачыклый.

Үткән елдагыча деспансер тикшерүе ике этапта үтәчәк: башта пациент анкета тутыра, тиешле анализлар тапшыра, артериаль һәм күз басымын тикшертә, флюорография үтә, невролог һәм башка кайбер белгечләр янында була. Нәтиҗәләр буенча терапевт үз сүзен әйтеп, киңәшләрен бирә. Әгәр инде өстәмә тикшерүләр кирәк икән, пациент диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелә. Шунысы игътибарга лаек: теләсә нинди, хәтта иң кыйммәтле тикшеренү дә пациент өчен бушлай. Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминияте фонды аша финанслана. Эш бирүчедән бу бер тиенлек тә чыгымнар сорамый, киресенчә, күпмедер акчаны экономияләү мөмкинлеге бирә. Чөнки авыруны алдан ачыклап дәвалану ансатрак бит.

Диспансерлаштыруга кагылышлы сораулар белән район үзәк хастаханәсенә, Хузангай, Чуаш Кичүе, Яңа Салман табиблык амбулаториясенә, Юхмачы участок хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөрес, медицина хезмәткәрләре үзләре дә диспансер тикшерүе үткәрелү турында коллективларга барып сөйләргә җыеналар. Әйтик, табиблар Светлана Одушкина, Наталья Петухова, Петр Гурьев, Эллада Плаксина, Арсен Казавов, Айрат Сәфәров, Любовь Микушева, Инсур Билданов, Рәфилә Бабакулова, Идрис Алиев, Җәүдәт Садриев һәм башкалар учреждение-предприятиеләргә барып, диспансерлаштыруның никадәр мөһим һәм кирәкле икәнлеген аңлатачаклар. Әмма болай да һәркемнең үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиешлеге аңлашыла бит. Шуңа күрә диспансер тикшерүен әлкилеләр быел да оешкан төстә үтәрләр дип ышаналар табиблар.

Исегезгә төшерәбез: 2014 елда диспансер тикшерүен мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы булган 21-99 яшьлек гражданнар (1915, 1918, 1921, 1924…1987,1990, 1993 елларда туган кешеләр) үтә.


Сираҗев Миннегали, Югары Әлки.

-Табиблар безне авылга килеп тикшерделәр. Бернинди чираты да булмады, бүлмәдән бүлмәгә, табибтан-табибка күрендем. Оештырылуына сүз әйтерлек түгел, рәхмәт белгечләргә.

Сибгатулиина Фәния:

-Без диспансерлаштыру буенча тиешле анализларны үзебезнең Яңа Салман хастаханәсендә тикшердек, ЭКГны район үзәгенә барып үттек. Мамографка да бардык, менә анысының нәтиҗәләрен хәбәр итмәделәр. Яхшыга юрап торабыз. Табиб сүзенә ышаныч зур бит бездә, шуңа күрә әйбәтләп, җентекләбрәк тикшерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев