Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

50 кеше бу рейстан әйләнеп кайта алмады…

Республикабызга зур кайгы килде. Узган якшәмбе кичендә Мәскәүдән Казанга очучы "Боинг-737" очкычы һәлакәткә юлыкты. "Татарстан" авиакомпаниясенә караган әлеге очкыч Казан аэропортына төшеп утыра алмый, ниндидер сәбәп аркасында ул туп-туры җиргә барып төшә һәм шартлый. Нәтиҗәдә коточкыч зур янгын чыга. Һәлакәттә 50 кешенең гомере өзелә. 18 ноябрь- дүшәмбе Татарстанда матәм көне...

Моннан ике ел элек республика коточкыч фаҗига кичергән иде. "Булгария" теплоходының Иделдә батуы нәтиҗәсендә 122 кеше һәлак булды. Әлеге һәлакәт ясаган күңел яралары аз-азлап төзәлә генә башлаган иде… Инде менә бу фаҗига. Татарстан халкы өчен искитмәле зур югалту һәм сынау бу. Чөнки һәлак булучыларның күпчелеге республикабыз кешеләре. Авиаһәлакәттә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирекнең дә гомере өзелү хәбәре татарстанлыларны тагын да тетрәндерде. Сүз дә юк, вакытсыз һәлак булучыларның һәркайсы бик тә кызганыч. Аларның әти-әниләренә, туганнарына Ходай сабырлык, бу ачы хәсрәтне кичерүдә рухи көч һәм түземлек бирсен.
Авиаһәлакәттән соң беренче сәгатьләрдә үк Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановның һәм һәлак булганнарның туганнарының кайгыларын уртаклаштылар. Гомумән, Татарстан халкының югалту хәсрәтен уртаклашучылар бик күп. Дүшәмбе - матәм көнендә республиканың барлык мәчетләрендә һәм чиркәүләрендә һәлакәттә гомерләре өзелүчеләр рухына догалар укылды, гыйбадәт кылынды.
Кешеләр, кем ничек булдыра ала, фаҗигадә туганнарын югалтучыларга ярдәм итәргә тырыша. Һәлакәттән соң ихтыяҗы булган кешеләргә бушлай транспорт ярдәме күрсәтүчеләр бик күп булган. Матди яктан булышучылар, рухи, психологик ярдәм итүчеләр дә бихисап. Чит кайгы булмый, диләр. Авырлык килгәндә ярдәм кулы сузу, җилкәсен кую - безнең халыкның күркәм сыйфатларыннан берсе.
Районыбыз халкы да бу көннәрдә республика белән бергә кайгыра. Һәм, билгеле, барыбызның да уртак теләге шул - мондый фаҗигаләр бүтән беркайчан да кабатланмасын, һәркем моннан гыйбрәт, сабак ала белсен, кешеләр хәвефсезлеге сүздә генә түгел, чынбарлыкта да беренче урында булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев