Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар югалмаган, әсирлектә һәлак булган

Безнең "Хәтер китабы" редакциясе Татарстанның "Хәтер китабы"н бастыруны төгәлләде. Анда Бөек Ватан сугышыннын әйләнеп кайтмаган сугышчыларның исемнәре тупланган. Егерме ел эшләү дәверендә без яу кырында ятып калган 350 меңнән артык якташыбыз исеменә мәгълүматлар банкы җыйдык. Бу исемнәрнең барысы да "Хәтер китабы"ның 23 төп һәм 5 өстәмә район томнарында мәңгеләштерелде. Әлеге...

Самарцев Иван Трофимович 1912 елда Әлки районының Чуаш Шәпкәсе авылында туган, 1941 елның ноябрендә хәбәрсез югалган. Аның исеме "Хәтер китабы"ның 4 нче томына кертелгән, мәгълүматлар төп хәрби архивтан алынган.
Хәзер исә без Интернеттан яңа мәгълүматлар таптык. Анда әйтелгәнчә, бу сугышчы югалмаган, ә әсирлеккә эләккән, шунда 1942 елның 17 мартында һәлак булган. Кызганыч, немец картотекасында әсирләр турында мәгълүматлар аз, бөтенесе аңлашылып та җитми. Әмма немецлар карточканы тутырганда һәм соңыннан аны тәрҗемә иткәндә ниндидер төгәлсезлекләр җибәрелгән булса да, сүз сезнең якташыгыз турында бара дип уйлыйбыз.
Тагын бер якташыгыз - Широков Георгий Николаевич турында да яңа мәгълүматлар табылды. Безнең мәгълүматлар банкында аның хакында түбәндәгеләр билгеле иде: 1908 елда Әлки районының Базарлы Матак авылында туган, 1942 елның июлендә хәбәрсез югалган. Аның исеме "Хәтер китабы"ның 3 нче томына кертелгән.
Интернеттан табылган мәгълүматлардан күренгәнчә, Георгий Широков югалмаган, ә 1942 елның 26 маенда Харьков шәһәре янында әсирлеккә эләккән. Ул Шталанг 326 да тотылган, шул ук елның 10 декабрендә шунда һәлак булган. Немец карточкасында аның тол хатыны Евдокия дә искә алына, яшәү урыны Базарлы Матак дип күрсәтелгән.
Бәлки яңа табылган бу мәгълүматлар әлеге солдатларның туганнары өчен бик мөһим булыр, аларга бит бу сугышчыларның язмышлары әлегәчә билгесез. Иван Самарцевның һәм Георгий Широковның туганнары бәлки хәзер дә районда яшидер, һәм алар үзләре турында хәбәр бирерләр, мәгълүматларга нинди дә булса төгәллекләр кертә алырлар. Районда шундый кешеләр яшәгәнме, сүз алар белән бер фамилияле бүтән берәүләр хакында бармыймы - моны белү безнең өчен әһәмиятле. Ә аннан соң без ТР мәгълүматлар банкына өстәмәләр, төзәтмәләр кертер идек. Киләчәккә бөтен мәгълүматлар да тулы, дөрес калсын, буталчыклык булмасын иде.
Әгәр Иван Самарцевны һәм Георгий Широковны белүче кешеләр, туганнары районда булса, алар бу хакта район газетасына хәбәр итсеннәр иде. Без теләсә нинди мәгълүматка шат булачакбыз.
Сездән хәбәр көтәбез, хөрмәтле әлкилеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Книга Памяти