Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдан килгән атка дан, артта калганына – бүләк

Сабантуеның матур бер бизәге -атлар чабышы. Кайберәүләр Сабантуйга да да бит шушы көч һәм җитезлек ярышын карар өчен генә дип аталап килә. Быелгы сабантуйда да мәйданга җыелучыларның кимендә яртысы иркен кырда төзелгән ипподромга - сылу, елгыр атлар чабышын карарга ашыкты.

Әйтергә кирәк, үткән ел Сабантуена әзерлек барышында әлкилеләр өчен зур бүләк ясалды - атлар ярыштыру өчен махсус мәйдан бирелде һәм ипподром төзелде. Биредә тамашаны рәхәтләнеп утырып карарга да була, ипподром киртәсенең теләсә кайсы җиренә бассаң да, ярышучылар уч төбендәгедәй әйбәт күренә (ипподромны бик уйлап, белеп төзегәннәр шул!)
Менә тавыш көчәйткеч аша беренче булып ярышачак атлар һәм аларнрың хуҗалары исемлеге атала. Болар - чиста нәселле чабышкылар, бишәү алар. Икесе үзебездә тәрбияләнгән, күнегүләр алган, ярышка әзерләнгән чабышкылар. Берсе - "Кызыл Шәрык-Агро"ның җирән төстәге 7 яшьлек "Энрике" кушаматлы алашасы, аның җайдагы И.Шәйхетдинов. Ә икенчесе - Югары Әлморзадан И.Гатыйповның "Ласточка"сы, бу туры биягә 8 яшь.
Атлар старт сызыгында түземсезлектән биеп тора, хуҗалары аларны көчкә тыя бугай. Стартка сигнал бирелүгә атлар алга ыргыла. Ничек матур итеп, бөтен гәүдәләре белән сузылып чабалар алар! Ә тамашачылар тын да алмый аларны күзәтте.
Менә 1800 метрлы араны санаулы минутларда үтеп, беренче булып финишка И.Шәйхетдинов һәм аның Әнрикесы килеп җитәләр. Алардан бераз гына калышып, "Казан" ат спорты клубының "Басня" һәм "Погон" кушаматлы атлары килеп җитте (шунысы кызык, аларның җайдаклары да Шәйхетдинов фамилияле икән).
Узышка юртаклар чыга, алар быел җидәү. Атлар старт командасын ишетү белән алга омтылалар. Тамашачы һәркайсы өчен җан ата.
-Әнә, икенчесе шәп килә!-ди янәшәмдә бөтен күңелие белән атлар өчен "авырып" торучы берәү. Мин дә икенче булып чабучы атны күзәтәм. Бу - 59нчы сан астында чыгыш ясаучы 5 яшьлек "Посыльный" кушаматлы айгыр икән, аның "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте юртагы икәнлеге, А.Марков идарә итүе билгеле булды. Һәм нәтиҗәдә айгыр финишка беренче булып килде дә. Икенче урында Никольское авылыннан "Фактор" һәм аның хуҗасы А.Кузан, өченче урында - Спас районы Измәр авылыннан Р.Сафин һәм аның җирән төстәге бик матур "Флагштог"ы.
Ниһаять, барлык тамашачылар аерым бер хис белән көткән минутлар килеп җитте - ярышка авыл атлары чакырыла. Аларның барсы да диярлек үзебезнекеләр, авыллардан килгәннәр. Сабантуйга әзерләнсәләр дә, бу атлар йорт эшләрен, мең төрле мәшәкатьне дә башкарып-үтәп торганнар бит. Шуңа да кадерле алар, шуңа да якын.
Быел ипподромга чыккан атлар саны ун иде, шуңадыр, аларның чабуын күзәтүе дә кызык булды. Шулай да карашың белән алдан чабучыларны, җиңүгә ыргылучыларны эзлисең.
Бер дулкын булып фиништан кузгалган атлар тора-бара дистанция буйлап сузылдылар. Шулай да кайсы атның финишка беренче киләсен бик тиз генә билгеләп булмады, соңгы метрларгача кайсы җиңүче буласын әйтә алмый тордык. Финишка берничә адым кала Яңа Чаллыдан Исхаков Ришат үзенең "Васька" кушаматлы аты белән алга чыкты һәм җиңүгә иреште. Аның белән янәшә диярлек финиш сызыгын Алексеевск районының Уракчы авылыннан Р.Төхвәтуллин һәм "Восход", өченче булып Иске Матактан М.Матюшкин һәм "Цыгант" үттеләр.
Ярышта катнашуга бөтен көчен куйган, ләкин финишка иң соңгы булып килеп җиткән атларны да алкышларга күмде трибунадагылар. Йөзләгән тамашачыга кызыклы мизгелләр, дулкынландыргыч минутлар бүләк иткән һәр җайдакка бүләкләр тапшырылды.
Ә җиңүчеләргә - дан һәм кыйммәтле бүләкләр. Быелгы ат чабышын тамаша кылучылар аны озак искә төшерер һәм кат-кат бәяләр, мөгаен. Һәрхәлдә, киләсе ел Сабантуена кадәр онытылмас ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СаБантуй