Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«ӘЛКИ КЫРЛАРЫ ӘЙБӘТ ЭШКӘРТЕЛГӘН» дип бәяләде Президент Рөстәм Миңнеханов

31 июльдә районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булдылар. Республика җитәкчеләре районда урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан таныштылар, дәүләт программасы нигезендә төзелүче гаилә фермалары башлыклары һәм авыл халкы белән очрашып аралаштылар.

Республика Президенты һәм авыл хуҗалыгы министрының безнең якларга сәфәре Алексеевск, Нурлат районнарыннан соң башланды. Алар бездәге урак барышын вертолет белән югарыдан карап чыкканнан соң "Хузангай" җиренә төштеләр. Республика җитәкчеләрен Әлкидәге кыр эшләре барышы белән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин таныштырып йөрде. Әлеге сәфәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да катнашты.

Хузангай урта мәктәбе спорт мәйданчыгына төшкән вертолетны Марий-Эл республикасының "Звениговский" ААҖ директорлар советы рәисе, якташыбыз Иван Казанков һәм "Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугунов каршы алдылар. Аннары республика җитәкчеләрен хуҗалыкның ындыр табагында оештырылган күргәзмә белән таныштырдылар. Биредә Әлки җирендә игелә торган яңа сорт кузаклы, бөртекле һәм азык культуралары үрнәкләре урнаштырылган иде.

Районда яңа төзелүче гаилә фермалары турындагы фотостенд янында Президент бу зур эшкә алынган фермерлар Виталий Филиппов һәм Юрий Гордеев белән әңгәмә корды. Гаилә фермалары хуҗалары төзелеш эшләрендә һәм маллар сатып алуда зур ярдәм күрсәтүгә корылган дәүләт программасы өчен рәхмәтләр әйттеләр, үзләренең гозерләрен дә җиткерделәр.

Яңа сорт орлыклар күргәзмәсен караганда инвестор Иван Казанков та Рөстәм Нургалиевичка теләкләрен әйтте:

-Без инде сыналган, күп очракта чит илләрдә чыгарылган сортлы орлыклар чәчәргә тырышабыз. Татарстанга шундый орлыклар кайтарылса, без бик рәхәтләнеп сатып алыр идек.

Президент бу мәсьәлә белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шөгыльләнер, дип ышандырды.

Рөстәм Миңнеханов Хузангай җирендә үстерелгән, цехларда эшкәртелеп капларга тутырылган ярмалар, көнбагыш мае, ашлык, "Звениговский"да үскән терлек итеннән җитештерелгән казылык һәм башка ит ризыклары янында шактый тоткарланды һәм Иван Казанковка мөрәҗәгать итеп:

-Казанда без агросәнәгать базары төзибез, ул быел ачыла. Шунда үз продукциягез белән сәүдә итегез,-дип тәкъдим ясады.

-Андый мөмкинлектән файдаланырга без бик риза. Әле безгә республикада тагын әллә ничә сәүдә ноктасы ачасы иде. Әйтик, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, шул ук Казанда берничә урында кибетләр булдырырга теләгебез бар,-диде Иван Иванович.

-Без сезгә үз продукциягезне республикада сатарга мөмкинлек тудырырбыз,-дип ышандырды Президент һәм инвесторга Татарстанда да дуңгызчылык комплексы булдырырга яисә бүтән төр маллар асрарга киңәш бирде. "Ә республика бу эштә сезгә ярдәм итәр",-дип тә белдерде.

Фердинат Мидхәтович кунакларны районның кече эшмәкәрләре җитештергән азык-төлек күргәзмәсе белән таныштырды.

-Районда җиде кече предприятие икмәк, кондитер изделиеләре җитештерү белән шөгыльләнә. Менә болар алар продукциясе. Монысы "Яшь көч" кооперативындагы сөт цехында эшләнгән ризыклар. Ә бу Чуаш Кичүендә Фәргать Гыйматдинов яңа ачкан кече предприятие чыгарган колбаса изделиеләре. Халык үзебездә эшләнгән әйберләрне бик яратып ала. Заявкалары күп, тулы куәткә эшлиләр,-ди район башлыгы.

Шундагы кече эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп Президент: "Безгә нинди сорауларыгыз бар?"-диде. Эшмәкәрләр республика башлыгына уңышлы эшләп килүче "Лизинг-грант"программасы биргән мөмкинлекләр өчен рәхмәт әйттеләр.

Соңрак Иван Казанков Президенттан авыллар арасында асфальт юллар салуда ярдәм итүен сорады. "Безнең хуҗалыкта башка авыллардан автобуслар белән йөреп эшләүчеләр күп, шуңа яхшы юллар бик кирәк",-диде ул. Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Фердинат Мидхәтович белән бу хакта сөйләшүләре, киләсе елларда биредә юл төзелешен республика планына кертергә җыенулары хакында әйтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, соңгы берничә елның авыр килүен, корылык булуын әйтеп, районда җирләрне сугару буенча эшли башларга кирәклегенә басым ясады. Министрлыкның ярдәм итәсен дә ассызыклады ул.

Министр, җыелган халыкны республикада уракның барышы, килеп туган кайбер проблемалар белән таныштыргач:

-Әлки җирендә гаилә фермалары төзүгә актив алындыгыз. Бу бик дөрес юнәлеш. Без гаилә фермалары төзелешенә акчалата ярдәм итәргә ышандырабыз. Беренче чиратта әзерлеге иң зур булган объектларны финанслаячакбыз,-диде. -Шәхси хуҗалыкларда да халык мал-туарны күп асрый икән. Монысы да яхшы үрнәк. Без авыл халкына субсидияләр белән ярдәм итүне дә, сөтнең сатып алу бәяләрен төшермәү мәсьәләсен дә күз уңында тотарбыз.

-Сездә ике эре инвестор --"Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Звениговский" җәмгыятьләре эшли. Аларның икесе белән дә үзегезнең район кешеләре җитәкчелек итә. Айрат Нәҗипович һәм Иван Ивановичның якташлары өчен ничек тырышуларын күреп, һәр кеше туган төбәге турында шулай кайгыртсын иде дип телисе килә. Ә сезгә уңышлар һәм иминлек телим,-диде Президент, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.

-Шундый тыгыз эш графигыгызга безнең якларга сәфәрне керткәнегез, хәлләребез белән кызыксынганыгыз өчен рәхмәт сезгә,-диделәр аңа.

Татарстан җитәкчесе белән Әлки җиренә республикабызның күп массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә килгән иде. "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы журналистлары соравына биргән җавабында Президент:

-Алексеевск, Нурлат, Әлки кырларында басуларны эшкәртү культурасы бик югары. Шуңа нинди кырыс шартлы елны да биредә ярыйсы гына икмәк үстерә алганнар,-дип бәяләде һәм бездә урып-җыю эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде.

Соңрак Иван Казанковка да журналистлар сорауларын яудырдылар.

-Сез Әлки җиренә шундый күп инвестиция керткәнсез. Сәбәбе нәрсәдә?

-Мин Әлки районының Хузангай (элек Сихтермә) авылында туып-үстем. Монда ике кешенең берсе минем туганым. Туган ягыма ярдәм итүдән канәгатьләнү алам мин,-диде Иван Иванович.

-Сез Президентның безнең республикада дуңгызчылык комплексы төзү турындагы тәкъдименә ничек карыйсыз?

-Әлегә мин Марий-Элдагы комплексны үстерергә тиешмен. Хәзер анда 135 мең баш мал асрала. Быел дуңгызлар санын 150 мең башка җиткерсәк, аннан бу якларда дуңгызчылык юнәлешендәге эшләргә алынырга була. Әмма бары тик сугарулы җирләр булганда гына бу эшкә керешергә мөмкин.

-Сез бит Татарстан җитәкчелеге белән моңа кадәр дә килешеп эшләдегез. Сезгә ышандырганнар үтәлдеме?

-Әйе, республика Хузангайга асфальт юл салдырды, П.Хузангай музей-клубын төзетте, яңа мәктәп, хастаханә биналары сафка бастырылды. Ә без монда авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр керттек. Кыскасы, үзара аңлашып эшлибез.

Р.S. Татарстан Президенты бездән соң күрше Спас районы игенчеләре эше белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев