Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Армиядә хезмәт итү – егетлек билгесе

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Безнең районнан кырыклап егет хәрби бурычын үтәп кайтырга дип армия сафларына китәчәк. -Язгы чакырылышны тиешле дәрәҗәдә оештырып үткәрү өчен тиешле чараларны күрәбез: 21 кеше хәрби учеттагы белгечлек буенча Чистай укыту үзәгендә әзерлек үтте. Тагын 21 кешегә хәрби серлелекнең...

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Безнең районнан кырыклап егет хәрби бурычын үтәп кайтырга дип армия сафларына китәчәк.

-Язгы чакырылышны тиешле дәрәҗәдә оештырып үткәрү өчен тиешле чараларны күрәбез: 21 кеше хәрби учеттагы белгечлек буенча Чистай укыту үзәгендә әзерлек үтте. Тагын 21 кешегә хәрби серлелекнең төрле формалары буенча документлар әзерләдек,-ди район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.

Әйе, хәрби комиссариатларда кызу чор башлана: 1 апрельдән биредә медицина һәм чакыру комиссияләре эшли башлаячак. Барлыгы 270 егет шушы комиссияләрне үтәргә тиеш.

-Хәрби хезмәткә араларыннан иң яхшыларын сайлап алып җибәрәбез. Шөкер, армиянең абруе үсә, анда хезмәт итүгә мөнәсәбәт тә нигездә уңай. Шуңа күрә хәзер чакырылыш планан үтәүдә бернинди кыенлыклар да юк. Чөнки егетләрнең күбесе армиягә китәргә атлыгып тора,-ди Виктор Павлович.

Билгеле, яшьләр арасында төрлесе бар. Хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчеләр дә очрый. Андыйларга каршы чаралар күрелә, билгеле. Көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча 2 егеткә каршы җинаять эше ачылган, берсенең эше хәтта судка ук җиткерелгән. Сәбәпсез армиядә хезмәт итмәгәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә алуны тыючы 170 нче Федераль закон да үзенекен эшләгән, билгеле - егетләр хәрби хезмәткә җаваплырак карый башлаганнар.

Медицина комиссиясен үтәүчеләрне кайбер яңалыклар көтә: армия хезмәтенә яраксыз дип санарга сәбәп булырдай авырулар исемлеге кыскартылган. Әйтик, көз көне ниндидер авыру сәбәпле армиягә алмаган булсалар, язгы чакырылышта алырга да мөмкиннәр. Бу авырулар исемлеге медицина комиссияләренә җиткерелгән.

-Мине кайбер яшьләрнең интеллект дәрәҗәсе бик түбән булу борчый. Медицина комиссиясендә психиатр белән әңгәмә вакытында гап-гади сорауларга җавап бирә алмаучылар, бишне алтыга тапкырлый белмәүчеләр очрый. Андыйларга, билгеле диагноз куела. Һәм шуның белән яшьләрнең киләчәге чикләнә. Мондый диагнозны кую ансат, әмма котылуы бик авыр. Бигрәк тә Югары Колчурино, Юхмачы мәктәбен тәмамлаган егетләрнең белем дәрәҗәсе түбән, -дип борчыла хәрби комиссар.

Ул шулай ук контрактлы хезмәт турында да сөйләп үтте. Быел ким дигәндә 13 әлкилене шундый шартларда хезмәткә үгетлисе икән. Ә шартлар начар түгел - булган льготаларга тагын торак сатып алырга субсидия бирү мөмкинлеге өстәлгән.

-Аның күләме Мәскәү бәяләре белән исәпләнә һәм кайбер очракларда дистә миллион сумнан артып китә,-диде Виктор Павлович һәм кызыксынучыларга Саклану министрлыгының рәсми сайтына кереп, кирәкле белешмә алырга киңәш итте.

… Кырымдагы, Украинадагы соңгы вакыйгалар илебезнең һәм, әлбәттә армиябезнең көчен һәм абруен күрсәтте.

-Әгәр Россия Кораллы Көчләре куәтле, заманча коралланмаган булса, вакыйгалар бөтенләй бүтән юлдан китәргә мөмкин иде бит. Яшьләребез шундый армиядә хезмәт итүне дәрәҗә санасын һәм моңа лаек булсын иде,-дип тәмамлады әңгәмәбезне район хәрби комиссары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев