Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашыгулар һәлакәткә илтә

Ел башыннан бирле районда 49 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аварияләрдә бер кеше тән җәрәхәтләре алган, бер кеше һәлак булган. Без кабат ЮХИДИ инспекторлары белән район юллары буйлап рейдка кузгалдык. Базарлы Матак урамнарын бер кат әйләнеп чыккач, Кыр урамының бер урынында туктарга карар кылдылар инспекторлар Рәмзил Вәлиуллин һәм Рамил Фәхриев. Бер-бер артлы...

Ел башыннан бирле районда 49 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аварияләрдә бер кеше тән җәрәхәтләре алган, бер кеше һәлак булган.

Без кабат ЮХИДИ инспекторлары белән район юллары буйлап рейдка кузгалдык. Базарлы Матак урамнарын бер кат әйләнеп чыккач, Кыр урамының бер урынында туктарга карар кылдылар инспекторлар Рәмзил Вәлиуллин һәм Рамил Фәхриев.

Бер-бер артлы машиналар уза торды. Күз тимәсен, автомобиль йөртүчеләребез юл йөрү кагыйдәләрен бер дә бозмыйлар: тизлек режимын арттырмыйлар, куркынычсызлык каешлары тагылган, яктырткычлар яна. Хәер, мондый хәл әллә ни озакка бармады. Инспекторлар багажнигына өеп салам төялгән "Җигули"ны туктаттылар.

-Сез нинди кагыйдә бозганыгызны аңлыйсыздыр?-дип сорый автомобиль хуҗасыннан өлкән сержант Фәхриев.

Өлкән яшьтәге абзый бер кагыйдәне дә бозмадым, дип акланса да, чынлыкта кагыйдә бозуын белүе ачыкланды. Машинаның арттагы номеры укырлык-күрерлек булмаганы өчен аңа беркетмә төзелде, 500 сумлык штраф кәгазе күчермәсе кулына бирелде. Штрафны вакытында, 60 тәүлек эчендә түләргә онытмаска кирәклеген дә искәрттеләр инспекторлар.

-Ел башыннан штрафларын вакытында түләмәгән 26 шоферга карата кабат беркетмәләр төзергә туры килде, - ди Рәмзил Вәлиуллин.

Агымдагы елның ике аенда районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 471 очрагы теркәлгән. Тизлекне арттыру, хәвефсезлек каешын эләктермәү, номеры танылмый торган машина белән идарә итү һаман да иң еш очрый торган кагыйдә бозулар булып кала бирә. Ә менә 12 шоферыбыз инде быел 1,5-2 елга "права"сыз калган, өстәвенә, 30 ар мең сум штрафка да тартылган. Сәбәбе - руль артына салмыш хәлдә утырганнар.

Инспектор егетләр белән район үзәгеннән чыгып, рейдыбызны Казан юлында дәвам иттек. Бензин салу пунктында 5 минутка дип туктаган арада тизлекне билгеләү приборы "тугызлы" автомобиленең очып диярлек килүен сизеп тә алды. Эш сәфәре белән Яр Чаллы шәһәреннән килүче яшь егет булып чыкты рульдә.

-Ашыктым шул, һаман вакыт җитми,-дип аңлатты ул кызу йөрүен. Карап, сакланып йөрергә киңәш биреп, 500 сумлык штраф кәгазе тапшырылды егеткә.

-Безнең максат штраф җыю түгел, ә юлларның иминлеген тәэмин итү, -ди Рәмзил Вәлиуллин. -Кагыйдә бозучыларга карата законның катгыйлануын аңларга була. Чөнки сүз иң кадерлесе - кеше гомере, сәламәтлеге хакында бара. Машина йөртүчеләрнең битарафлыгы бит еш кына төзәтеп булмастай аяныч хәлләргә китерә.

Ярты көн дәвамында инспекторлар белән рейдта булуыбыз дәверендә юл кагыйдәләре бозуның тагын берничә очрагы ачыкланды. Болар - җәяүлеләрнең юл аркылы тиешле урыннан чыкмавы белән бәйле 2 очрак (500 әр сум штраф), куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле 3 очрак (1 мең сум), балалар утыргычы кулланмауның 1 очрагы (3 мең сум). Рульгә утырып юлга чыгучыларга, җәяүлеләргә кагыйдәләрне бозуның ахыры бик начар бетү ихтималын һәрчак истә тотарга кирәк.

-Һава шартлары гел үзгәреп тора. Әнә кояш бүген ничек җылыта. Өй кыекларыннан тамчылар тама хәтта. Икенче көнне салкынайтып җибәрсә, юлларда бозлавык хасил була. Шуңа юлга чыгучыларга бик игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга кирәк. Көзге кебек бозлавык юлларда тизлекне арттыру юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгара да инде,-ди ЮХИДИ инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев