Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балабызга игътибар һәм вакытны кызганмыйк

Балаларны, үсмерләрне заманның яман афәте - наркоманиядән ничек сакларга? Бү бүген җәмгыятебездәге иң мөһим проблемаларның берсе. Наркотикларның, алкогольнең яшь организмга җимергеч тәэсир итүе, кешенең тормышын тоташ газапка әверелдерелүе, бик иртә гомерен өзүе турында балаларга үтемле итеп аңлату зарур. Әнә шул максатта хокук саклау хезмәткәрләреннән, табиблардан, педагоглардан эшче төркем төзелгән иде....

Үткән атнада Иске Салман һәм Иске Тахтала авылларында булган шундый очрашуларда миңа да катнашырга туры килде. Иң башта укучыларга эчүчелек һәм наркоманиянең кешене нинди яман хәлгә төшерүе хакында фильм күрсәтелде. Әлеге фильм күңелдә бик авыр тәэсир калдырды. Экранда наркомания корбаннарын - 10-17 яшьлек балаларны күргәч, йөрәкләр сыкрап куя. Бу фаҗигагә китерүче сәбәп нидә соң, дип уйлыйсың. Гаиләдәге низаглар, баланың кимсетелүе, начар төркемгә килеп эләгүе… Ә бит еш кына әйбәт гаиләләрдә үсүче балалар да әлеге начар юлга кереп китә.
Наркомания тозагына эләгүнең нәтиҗәсе коточкыч. Бер татып карадың икән, син инде ул үлем дөньясыннан ычкына алмыйсың. Бер доза табар өчен наркоман теләсә нәрсәгә бара, якын кешеләрен алдый, талый, кыйный, хәтта үтерә дә.
Фильм караганнан соң комиссия әгъзалары -район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Петр Гурьев, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Ильмира Сабирова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе җаваплы секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина, мәгълүмати-методик үзәкнең тәрбия эшләре буенча методисты Гөлминкә Мәрдиева укучылар белән әңгәмә кордылар. Алар балаларга сораулар бирделәр, малайларның-кызларның наркотиклар турында ниләр белүләрен, моңа мөнәсәбәтләрен ачыкларга тырыштылар, үз фикерләрен ышандырырлык итеп җиткерергә омтылдылар.
Сүз дә юк, наркотик белән беррәттән алкоголь дә яшь организм өчен искиткеч зарарлы. Башта тәмәке, аннары сыра, шуннан күпләр акрынлап аракыга күчәләр. Ә алкоголь баш миенә тәэсир итә. Кеше үз тәртибен контрольдә тота, үз-үзен тотышы өчен җавап бирә алмый. Наркотикларны да күп очракта исерткеч эчемлекләр кулланучылар татып карый.
Ә балаларның начар юлга басуында күп очракта ата-ана үзе гаепле. Тормыш темпы кызу, мәшәкатьләр күп. Яныбызга ярдәм, киңәш сорап килгән балага игътибар итәргә мөмкинлек тапмыйча: "Әлегә вакытым юк, соңрак …" - дип җавап биргәнебезне сизми дә калабыз. Ә менә нәкъ шул вакытта без балабызга бик кирәк. Әгәр бала үз эченә бикләнә, гаиләдән читләшә башласа, димәк, сезгә борчылырга урын бар. Шуңа да, зинһар, йөрәк парәләребезгә игътибарлырак булыйк, аларны аңларга тырышыйк, ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания