Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар белән җитди сөйләшү

Моннан берничә ел элек кенә әле безнең районда наркоманнар юк, яшьләр арасында наркотик куллану очраклары теркәлмәгән, дип ышандыра иде белгечләр һәм табиблар. Ләкин замананың яман чире безгә дә килеп җитте бугай, бүген инде табиблар киресен белдерә, аларга наркотикларның төрлесен "татып караган" кешеләргә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә икән. Нишләргә? Болай...

Күз йому, "башны комга тыгу", ягъни проблеманы белмәмешкә-күрмәмешкә сабышу вакыты үтте, балаларыбызга бу турыда ачыктан-ачык сөйләргә, нинең нәрсә икәнен кечкенәдән аңлатырга һәм аларда наркотикка каршы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк диләр хәзер шул ук белгечләр.
Безнең районда менә берничә ел инде наркотикларга каршы төрле чаралар үткәрелә, алар яшьләр, үсмерләр һәм ата-аналарга мәсьәләнең асылын аңлатуга юнәлтелгән. Шундыйларның берсе күптән түгел "Кайда үлем белән сәүдә итәләр - хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды. Ул "Наркотикларга каршы марафон" дип аталды. Марафонда катнашу өчен Базарлы Матак мәктәбенең җиденче-сигезенче сыйныфлар укучылары чакырылып, алар каршында "җитди олылар" - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова, әлеге комиссия секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина, башка белгечләр чыгыш ясады.
Беренче карашка, 12-13 яшьлек балаларга наркотиклар турында сөйләү иртәрәктер кебек. Әмма бүгенге мәгълүматлылык заманында соңга калу тагын да куркынычрак. Әнә бит, табиб-нарколог Марат Назаров бүген Россиядә һәр өченче кеше наркотикны я татып караган, я актив куллана инде, ди. Ул балаларга аңлаешлы итеп наркотикларның зыяны хакында сөйләде, аның билгеләре нинди булуын әйтте.
-Теләкләреңне тыеп торырга өйрәнергә кирәк. Наркотик ирек бирә, дип ышана үсмерләр. Шулайдыр. Әмма нинди ирек соң ул? Кеше төрле тыюлардан, чикләүләрдән генә азат булмыйча, акылыннан да колак кага бит. Белеп торыгыз, һәр наркоман үзенә иптәш эзли һәм ким дигәндә ун кешене артыннан ияртә,-дип кисәтте табиб.
Фәнүзә Зиннәтуллина да балалар белән ачыктан-ачык сөйләшергә омтылды:
-Мондый чараларны үткәрүебезнең максаты бер генә - сезне шушы бәладан саклау. Ике икең дүрт икәнне белгән кебек шуны акылыгызга киртләп куегыз: наркотикны кулланырга һич ярамый! Наркотик сәламәтлегегезне генә какшатып калмый, ул балаларны җинаять эшләүгә дә этәрә. Соң, наркотик алу өчен акча кирәк, анысын кайдан табырга? Үзвакытында тыелып кала белмәсәң, һәлак булачаксың, саклагыз үзегезне!-диде ул.
Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәмзия Хәбибуллинаның да мөрәҗәгате җитди булды:
-Наркотик матдәләр кулланучы балаларның үз-үзләрен тотышы үзгәрә, алар еш кына өйләреннән качып китәләр, чынга охшамаган акланулар уйлап чыгаралар, ялганлыйлар. Аларның дуслары да алышына. Гаиләдәге хәлләрдән читләшәләр, кәефләре дә гел начар була. Дусларыгыз шундый бәлага тарды икән, бу турыда өлкәннәргә әйтергә кирәк, бәлки, әле аны коткарып калып булыр,-дип үсмерләрне ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды белгеч.
Олыларга балалардан җитди сораулар да ишетергә һәм аларга җавап бирергә туры килде. Ә 10 сыйныф укучысы Энҗе Гаязова белән 7 сыйныфтан Лена Игнатьева әлеге темага багышлап язган иншаларын укыдылар.
Балалар белән ачыктан-ачык сөйләшү, аларны тыңлату, иң мөһиме - кирәкле сүзләрне ишеттерү һәм күңелләренә сеңдерү ансат түгел. Шулай да алар бу очрашуда әйтелгән киңәшләргә колак салырлар бәлки. Һәрхәлдә, табиб-валеолог Любвь Андронованың:
-Наркотик тәкъдим итүчегә: "Юк, кирәкми!" дип әйтергә өйрәнегез. Наркотик куркынычына дусларыгыз белән бергә каршы торыгыз!-дип өндәвен ишеткәннәрдер алар. Ахырдан популяр җырчы Виктор Цой турында кино карагач та, җитди уйланып алганнардыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания