Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш иябез сезнең алда, азатлык солдатлары

1941 елның 22 июне кешелек тарихына иң фаҗигале даталарның берсе булып кереп калыр. Бу көнне фашист Германиясе Советлар Союзына басып керде, тыныч авыл-шәһәрләрне утка тотты.

Дүрт елга сузылган бу канлы сугышта күп милләтле совет халкы үзенең бердәмлеген, куркусызлыгын, каһарманлыгын күрсәтте. Бөтен Европа халкының азатлыгына янаган Гитлер фашизмының коточкыч планнарын совет солдаты гына өзә алды, ул гитлерчыларны үз өнендә тар-мар итте.
9 Май - Бөек Җиңү көне. Әйе, җиңү бик зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Зур булмаган безнең Әлки районыннан гына да 8950 кеше Бөек Ватан сугышы фронтларына китте. 5267 райондашыбыз илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салды. Бүген инде 25 Бөек Ватан сугышы ветераны (һәм сугыш ветеранына тиңләштерелгән 7 кеше) гына исән-сау.
Миллионлаган кеше гомерләре бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү әһәмиятен һич тә югалтмас. Курку белмәс сугышчыларның һәм тылда эшләүчеләрнең тиңдәшсез батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Бөек Ватан сугышы каһарманнары безнең өчен кыюлык, батырлык, Ватанны чиксез ярату, патриотлык үрнәге. Бүгенге имин тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә! Сезнең алда баш иябез, азатлык солдатлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев