Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Басуларда эш кайный

Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре көннән-көн зуррак темп ала бара. Хуҗалыклар басуларында 37 мең 700 гектарда чәчелгән бөртекле культураларның (бөртек өчен кукуруздан тыш) 9 мең 300 гектары җыеп алынды. Бу барлык мәйданнарның 25 процентында урып-җыю эшләре башкарылды дигән сүз.

"Восток Зернопродукт" ЯАҖ отрядларында арыш урагы төгәлләнеп килә. Хәзер механизаторлар уҗым бодае, тритикале басуларында игеннәрне суктыралар. "Хузангай" кооперативында да уҗым культуралары уңышын җыюны төгәлләп киләләр. Хузангайлылар борчакны (аларда ул 2800 гектардан артык иде) суктырып алдылар. Бу көннәрдә хуҗалык комбайннары борчак белән арпа кушып чәчелгән мәйданда эшлиләр.

Районда шулай ук тритикале мәйданнарыннан (2226 гектар) уңыш җыеп алынды.

"Көньяк Әлки" АПКның "Әхмәт", "Борискино" отрядларында бөртеклеләр тулысынча җыелды. Анда көзен бөртек өчен суктырыласы кукуруз мәйданнары гына калды.

"Үзәк Әлки"нең 19 комбайны өч отрядка бүленеп "Карга", "Тахтала", "Салман" отрядлары басуларында көзге бодай суктыралар. Көзге бодайның уңышы гектардан уртача бары 14,4 центнер чыга. Узган ел уҗым бодае уңышы гектардан уртача 35,4 центнер тәшкил иткән булган.

"Восток Зернопродукт" отрядларында игеннәре суктырып алынган басуларда шундук саламны рулонга җыю да күздә тотыла.

Бу көннәрдә хуҗалыкларда бер үк вакытта уҗым культуралары чәчү өчен җир әзерләү эшләре дә алып барыла. Көзге чәчүгә 10 августтан да соңга калмыйча керешү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва