Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм көткән көннәрдә

Кар аклыгы, кышкы пакълек …Сихри матурлык! Төнге лампалар яктысында кар бөртекләре җемелди, әйтерсең, аяк астына учлап-учлап алтын-көмеш сибелгән. Шушы матурлыкка ел ахырында гына була торган сөенечле, ашкынулы күңел күтәренкелеге өстәлә, чөнки безне алда бәйрәм көтә бит, Яңа ел бәйрәме!

Аның рухы инде авыл урамнарына, базар мәйданнарына, кибетләр киштәләренә кунды: төрле оешма-учреждениеләр каршысында Яңа елның төп сиволы - яшел чыршылар "үсеп" чыкты. Кич җиттеме, чыршыларда аллы-гөлле утлар кабына, алар бер кабынып, бер сүнеп ала, кар бөртекләре белән ярыша-ярыша җемелдиләр. Ирексездән бәхетле балачагыңны искә төшереп, елмаеп куясың. Тагын бер ел үтеп бара, ә алда - күңелле бәйрәм һәм яңа елны каршы алганда гына була торган рәхәт мәшәкатьләр.
Бәйрәмгә әзерлек инде башланды да. "Әлкиурман" учреждениесе йортында чыршылар сата башлаганнар, әлегә аларны башлыча төрле оешмалар сатып алып, биналары каршына бизәп куялар. Ветеринария берләшмәсе, янгын часте, "Энергосбыт" һәм башка кайбер оешмалар каршында аллы-гөлле утлары белән балкып яшел урман гүзәлкәйләре басып тора инде. Мондый матурлык авыл җирлекләрендә дә булдырылачак, бусы инде җирле үзидарәләргә йөкләнгән.
Ә ике көн элек "Колос" кинотеатр бинасы янәшәсендәге мәйданга районның Баш Чыршысын бастырып куйдылар. Ул шундый биек, аны төз итеп ныгытып кую өчен махсус кран да килде. Иң очка төрле төсләр белән җемелдәячәк күпканатлы йолдыз да беркетелде. Биредә, һәр елдагыча, 31 декабрьдә бергәләп иске елны озатып җибәрербез.
Кибетләрдә, урамга тезелгән сәүдә палаткаларында яңа 2013 елның символы - кара су Еланын гәүдәләндергән уенчыкларны да, матур капларга-кәрзиннәргә тутырылган күчтәнәчләрне, өйләр, чыршылар бизәү өчен уенчыкларны да күпләп саталар. Бәйрәмнең тизрәк килүен теләгән кайбер түземсезләр кирәк-яракны алдан ук алып куя икән. Чөнки әйтәләр бит әле, елны ничек каршы алсаң, ул шулай үтәчәк тә, диләр. Ләкин чыршы уенчыкларын, төрле гирляндаларны сатып алганда шуны белегез: әлеге кара су Еланы һич кенә дә кызыл төсне яратмый икән бит! Ә менә ак, соры, алтынсу-сары төсләр аның кәефен күтәрә, өй хуҗаларына карата әйбәт мөнәсәбәтле итә икән. Еланның үзен дә чыршыга элеп куярбыз - Яңа 2013 ел уңышлы, тыныч, имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новый год