Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Бәйрәмнәрнең безнең өчен бу иң олысы»

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм мәҗлесенә җыелган ветераннар әнә шулай диде. 22 февральдә Базарлы Матак урта мәктәбендә үткәрелгән әлеге кичәгә районыбызның барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннар хәрәкәте активистлары чакырылган иде. Бәйрәмгә килә алмаганнарны исә өйләренә барып котладылар.

Менә алар - иң хәвефле һәм хәтәр елларда илебезнең бәйсезлеген, иминлеген саклап калу өчен калкан булып баскан батыр якташларыбыз. Ни аяныч, аларның бик күбесе бүген арабызда юк шул инде.
-Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезнең исән-сау булуыгыз, шушы бәйрәм тантанасында катнашуыгыз - безнең өчен зур шатлык,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, кунакларга мөрәҗәгать итеп. -Сезнең буынга күпме авыр сынаулар аша узарга туры килде. Сез фронтта һәм тылда җиңү яулау өчен көрәштегез. Рәхмәт сезгә! Бүген сез яшьләребез өчен Ватанны эчкерсез яратуның, туган илгә тугрылыкның иң фидакарь үрнәге!
Ветераннарны укучылар да бик матур итеп котладылар.
Әйтергә кирәк, бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге, бигрәк тә үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе күп хезмәт куйды. Алар Сталинград өчен барган сугышларның 70 еллыгына багышланган монтаж да күрсәттеләр. Ә чараны башыннан ахырына кадәр Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Олег Никошин һәм Алсу Гайфуллина алып бардылар.
-Яшьләргә дә шулайдырмы, ә безнең өчен 23 февраль - бик кадерле һәм якын бәйрәм. Элегрәк без аны Совет Армиясе көне буларак билгеләп үтә идек. Минем өчен ул шуның белән дә истәлекле -1944 елның 23 февралендә мин хәрби ант кабул иттем,-диде Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков. -Аннан соң, кордашлар, замандашлар белән менә болай җыелышып утыру үзе бер бәйрәм бит. Мондый очрашулар күңелне күтәрә, җанга җылылык өсти. Инде саулыкларыбыз да әллә ни түгел, шуңа мин, дуслар, һаман шушы теләгемне әйтәм: алдагы елда да исән-сау яшәргә язсын һәркайсыбызга.
Бөек Ватан сугышы ветераны Бари ага Гыйльмиев та ветераннар өчен бик тансык булган бу очрашуны оештыручыларга, район җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен әйтте.
-Бер очрашу - үзе бер гомер, Бөек Җиңү көнен дә үзәк мәйданда бергәләп каршыласак иде,- диде Бари Илалович.
Сталинград сугышында катнашкан ветераныбыз, 94 нче яше белән баручы Вәлимөхәммәт ага Сәгыйров (Түбән Әлморза авылы), Ватан сугышы ветераны Әсәдулла ага Хисмәтов (Түбән Әлки авылы) та сүз алдылар, үзләренең сугышчан юллары хакында сөйләп үттеләр, бу бәйрәм өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен әйттеләр. Район ветераннар советы рәисе Фаиз Шакиров шулай ук ветераннарга кайнар котлауларын җиткерде.
Мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре әзерләгән тәмле сыйлардан авыз иттеләр, үзләре өчен башкарылган берсеннән-берсе матур җырларны тыңлап кинәнделәр бәйрәм кунаклары. Район мәдәният йорты үзешчәннәре, "Сударушки" ветераннар ансамбле, хезмәт ветераннары Надежда Гнеденкова, Әнвәр Ситдыйков искиткеч җырлар башкардылар бу көнне. Халык көйләре, ветераннарның яшьлек еллары, сугыш чоры җырлары бәйрәм кичәсен тагын да ямьлерәк, тантаналырак, эчкерсезрәк итте. Өйләренә озатканда кунакларның һәркайсына җылы йомшак юрганнар да бүләк иттеләр.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу матур очрашу, һичшиксез, ветераннарыбыз күңеленә күп җылы хисләр һәм хатирәләр өстәгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран войны