Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын күңелгә ярашлы, истә калырлык итеп билгеләп үтте безнең район

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын күңелгә ярашлы, истә калырлык итеп билгеләп үтте безнең район. Бәйрәм тантаналарыә 7-8 май көннәрендә авылларда уздырылды. Дулкынландыргыч митинглар, ветераннарның истәлекләре, соңыннан бергәләп, авыр елларны искә төшерә-төшерә һәм бүгенге тормышка шөкер итә-итә чәй эчүләр, бер-береңне котлаулар… Бөек бәйрәмнең ел саен кабатланса да, үзәкләргә үтә торган мизгелләре бу....

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын күңелгә ярашлы, истә калырлык итеп билгеләп үтте безнең район. Бәйрәм тантаналарыә 7-8 май көннәрендә авылларда уздырылды. Дулкынландыргыч митинглар, ветераннарның истәлекләре, соңыннан бергәләп, авыр елларны искә төшерә-төшерә һәм бүгенге тормышка шөкер итә-итә чәй эчүләр, бер-береңне котлаулар… Бөек бәйрәмнең ел саен кабатланса да, үзәкләргә үтә торган мизгелләре бу.

Билгеле инде, тантананың иң зурсы район үзәгендә узды. Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданда иртәдән инде бала-чагасын иярткән әти-әниләр, мәктәп укучылары, яшьләр җыела башлады. Ә сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен өйләреннән барып алдылар, район хакимияте янында җыелып, истәлеккә рәсемгә төшерделәр. Ә аннары өлкәннәр өчен әзерләнгән урыннарга озатып куйдылар. Һәм бәйрәмнең буеннан-буена ветераннар социаль яклау бүлеге, медицина хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә булдылар.

Ел саен 9 Май бәйрәме тантаналы парад һәм төрле учреждениеләр хезмәткәрләре колонналары маршы белән башлана. Быел бу колонна бигрәк тә озын, тулы булды - аларга "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар да килеп кушылды. Сугышта һәлак булган, катнашкан, тылда хезмәт куйган якыннарының, туганнарының фоторәсемнәрен күтәргән әлкилеләр бик күп иде.

Мәйдан аша янгын часте, РОСТО (ДОСААФ), эчке эшләр бүлеге, әфган сугышы ветераннарының район оешмасы машиналары узды. Ә һәйкәл каршындагы мәңгелек ут янында почетлы каравыл алмашынып торды.

Бәйрәм тантанасын "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы башлап җибәрде: егетләр мәшһүр "Торналар" җыры белән күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәттеләр. Ә аннары мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр, мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль композиция карадык. Ел саен бер шигырь я поэманы сәхнәләштереп, дәһшәтле сугыш еллары фаҗигасен сәнгать әсәре аша күрсәтә белә үз артистларыбыз, быел үзәк өзгеч итеп Фатих Кәәримнең "Партизан хатыны" шигырен әзерләгәннәр. Аны карагач, бик күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары җемелдәп алды.

Аннары бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

-Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел тулды. Шушы кадәр вакыт тыныч тормыш белән яшибез. Корбаннар саны, дәһшәтлелеге белән тарихта тиңе булмаган дүрт еллык бу чор шул ук вакытта халкыбызның бөек батырлыгы белән мәңгегә истә калды. Киләчәк буыннарга ил халкының гасырлык традицияләре, бөек мәдәнияты сакланды. Хөрмәтле ветераннарыбыз, без, яшьләр сезнең турыда даими кайгыртып торырга тырышабыз. Дәүләтебез дә сезгә игътибарлы,-диде ул һәм районда яшәүче ветераннарның көнкүреш мәсьәләләре ничек хәл ителүгә тукталып үтте, кабат бәйрәм белән тәбрикләде.

Аннары митингта катнашучылар бер минут тынлык белән сугышта һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Табигать байлыкларыннан файдалану өстеннән күчәтчелек буенча Федераль хезмәтнең республика идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, гимназия укучысы Алинә Нәбиуллина, әле генә армия хезмәтеннән тәмамлап кайткан егетебез Данис Хаҗипов, район мөхтәсибе Ислам ага Шәйхетдинов, благочинный Андрей Зиньков һәркайсы иң җылы сүзләре белән бәйрәмгә килүчеләрне котладылар. Аннары митингны алып баручылар Татьяна Петухова һәм Ринас Шиһапов һәйкәл итәгенә чәчәкләр салырга чакырдылар. Зәңгәр күккә йөзләгән һава шарлары күтәрелде, "Җиңү көне" җыры яңгырады.

Тантаналы митинг тәмамлангач, анда катнашучылар паркта җәелдерелгән музей экспозицияләрен карадылар, кайнар солдат боткасыннан авыз иттеләр. Ә ветераннар "Актай" кафесында бәйрәм нигъмәтләре белән чәй эчеп, аралашып утырдылар.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм көн кичкә авышкач кына күңелле концерт, бию кичәсе һәм салют белән тәмамланды. Бу көнне һәркем күңелендә әйтелгән-әйтелмәгән бер теләк дөрләгәндер: дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев