Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер көндә – өч өй туе

Узган шимбә районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Бу көнне Карга, Кората, Сихтермә-Хузангай авылларында халык өчен бик кирәкле социаль объектлар ачылды. Аларны файдалануга тапшыру тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Әлкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән зур кунаклар арасында республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты якташыбыз Фоат Вәлиев та бар иде. Аларны районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин утырган вертолет Карга авылы янына төште. Биредә республика кунакларын авылның уртасында урнашкан күп функцияле социаль үзәктә көтәләр иде. Бүген авыл клубы бинасын шулай дип атарга тулы нигез бар. Карга авылындагы әлеге клуб бинасының авария хәлендә булуы сәбәпле, ишегендә 8-9 ел буе йозак эленеп торды. Клуб ролен вакытлыча элекке балалар бакчасы бинасы башкарды.
Каргада туып-үскән, бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тырышлыгы белән клуб бинасына бик әйбәт ремонт ясалды. Ремонт эшләренә 12 миллион сум чыгым тотылды. Хәзер бу бинада, мәдәният йортыннан тыш, һәркайсы үзенең аерым керү ишекләре белән китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта, авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан.
Кунаклар аларның һәркайсын карап чыкты. Аннан мәдәният йортында каргалылар белән очрашу булды.
Фәрит Мөхәммәтшин республика авылларында тормышны җанландыру өчен соңгы елларда бик күп эшләр башкарылуын әйтте.
-Бу мәдәният йортында авыл яшьләре дә, балалар да, өлкәннәр дә үзләренә шөгыль тапсын иде. Аралашып яшәү бик мөһим бит,-диде парламент рәисе.-Авылыгызда яшьләр дә күп икән. Монысы да безне шатландыра. Ә инде сез үстергән казларны бөтен республика мактый, анысын да беләбез.
Чынлап та, Каргада яшь гаиләләр шактый. Яшьләрне тораклы итү программасы нигезендә шул бер авылда гына да 16 гаилә йорт салып кергән. Авылда узган ел 13 бала дөньяга килгән, быел 8 сабый туган. Биредә бер дигән мәктәп, балалар бакчасы эшли. Фоат Вәлиев ярдәме белән авыл мәчете яңартылган иде, инде якташлары Альберт Вәлиев булышлыгы белән зират тирәсе өр-яңадан тотып алынды, Рөстәм Вәлиев көче белән ял паркы булдырылды.
Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен район Советы рәисе урынбасары Рәшит Билаловка һәм Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үзенең чыгышында Карга авылының тырыш, булдыклы халкы белән районда һәрчак макталып килүен әйтте.
-Биредә тормыш һәрчак кайнап торды. Киләчәктә дә сезгә муллык, иминлек телим,-диде район башлыгы.
Фердинат Дәүләтшин Фоат Вәлиевнең район икътисадын үстерүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш кертүен югары бәяләде һәм аңа "Әлки районының мактаулы гражданы" исеме бирелүен белдерде.
Әлеге тантанада Карга социаль үзәге бинасын ремонтлауда катнашкан төзүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

Флера Сабирова, пенсионер, Карга авылы:
-Авылыбыз уртасында эшли башлаган бу бина халык өчен бик кирәк иде. Без, пенсионерлар, бирегә көн саен бер килеп, почтага, ФАПка сугылып чыкмый калмыйбыз. Килгән саен мондагы уңайлыкка, матурлыкка сөенәбез.

Гөлсинә Гатина, Карга балалар бакчасы тәрбиячесе:
-Безнең гаиләдә биш бала үсә. Кечкенә игезәкләребез чирләп тә киткәлиләр. Авырыксынып торсалар, тизрәк фельдшер Роза апалары Галиевага мөрәҗәгать итәбез. Яңа ФАПта аңа да, авырып килүчеләргә дә бик уңайлы хәзер. Рәхмәт авылыбыз турында кайгыртучыларга.

Надыйр Зиннәтуллин, пенсионер, Карга авылы:
-2013 ел безнең авыл халкы өчен искиткеч уңышлы булды. Зиратыбыз төзекләндерелде, авыл уртасында парк булдырылды. Ә инде клубыбыз ремонтлануын Президент Рөстәм Миңнеханов та күреп китте. Клубны ачу тантанасына Фәрит Мөхәммәтшин үзе килеп безнең белән аралашты. Инде алдагы елларда да шулай сөенеп яшәргә язсын.


Кората клубын бөтен авыл төзешкән

Кората мәдәният йорты алдында авылның яше-карты җыелып кунакларны каршы алды. Бу авылда да мәдәният йорты күп функцияле үзәк итеп төзелде. Әлеге бинада китапханә, ФАП та урын алган. Мәдәният йортының тамаша залын спорт залы итеп тә файдаланырга була.
Биредә дә иң элек парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сүз бирелде.
-Татарстанда чуаш халкы сан буенча татарлардан һәм руслардан соң өченче урында тора. Чуашларга мин бик тә рәхмәтле, аларны ихтирам итәм. Чуаш халкы белән безнең бернинди проблема туганы юк. Алар бик тырыш, эшчән халык. Менә сезнең авылда да республика программасы нигезендә шундый матур клуб төзелгән икән, бу юкка түгелдер. Сез моңа бик лаек,-диде Фәрит Хәйруллович.
Район башлыгы да кораталыларның уңганлыгын, авыл хуҗалыгында аеруча уңышлы эшләүләрен билгеләп узды:
-"Хузангай" кооперативы кырларында быел гектардан 29ар центнер бодай уңышы алуга ирештегез. Әле сезнең басуларның киләчәге тагын да өметле. Бөртек өчен кукуруз да үстереп, аның уңышын тагын да арттырачаксыз әле. Дөрес, әлегә олы юлдан авылыгызга асфальт кермәгән. Әмма, Фоат Вәлиевич белән ышандырып китәбез, киләсе елда сезнең авыл эченә дә асфальт юл салыначак,-Фердинат Дәүләтшинның бу сүзләрен халык дәррәү кул чабып кабул итте.
Фәрит Мөхәммәтшин Кората мәдәният йортын сыйфатлы итеп төзегән "Строитель и К" оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинга Рәхмәт хаты тапшырды. Шундый ук бүләккә Иске Кората авыл җирлеге башлыгы Сергей Новиков та ия булды.
Ә республика мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина "өй туе" бүләге итеп Кората мәдәният йортына җиһазлар сатып алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.


Алена Садиванкина, Кората мәдәният йорты директоры:
-Узган ел авыл җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин "сездә яңа клуб салачакбыз" дип ышандырган иде. Сүзендә торды, бер ел дигәндә авыл уртасында яңа бина төзелеп тә куйды. Бездә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бик күп. Хәзер менә бер дигән клубыбыз да бар. Авылыбызда тормыш тагын да җанланып китәр, халыкның ялы күңеллерәк булыр.

Клавдия Герасимова, пенсионер, Кората авылы:
-Мин алты бала анасы. Авылда яшәүче кызымның да өч баласы үсеп килә. Яшьләр өчен яңа клуб булуга бик сөенәм. Әле үзем дә клубка концертларга йөрермен дип торам.

Сергей Яганев, "Хузангай" шоферы:
-Безнең Коратага клуб бик тә кирәк иде. Бездә бит яшьләр бик актив. Минем үземә дә 28 яшь кенә әле. Клубка гел чыгам, яшьләргә дискотека оештырырга ярдәм итәм.


«Хастаханә эшлиячәк»,-дип ышандыра министр

Хузангай участок хастаханәсе бинасының да "өй туе" булды бу көнне. Әлеге амбулаториянең файдалануга тапшырылуын хузангайлылар гына түгел, тирә-юньдә урнашкан дистәдән артык якын авыл халкы да күптәннән көтте. Бу яклар өчен Хузангай хастаханәсе хезмәткәрләре саулыклары какшап киткәндә беренче коткаручылары. Кеше сәламәтлеге сагында торучы әлеге учреждение "земская больница" буларак 1875 елда ук эшли башлаган. Тарихы гасырлар белән исәпләнгән әлеге хастаханә тирәсендә соңгы елларда төрле сүзләр йөри башлады. Биредә халыкка ятып дәвалану мөмкинлеген бетереп, авыруларны район үзәгендә генә савыктыру турындагы фикерләр еш ишетелде.
Хастаханәнең яңа бинасын ачу тантанасында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да сүзен шуннан башлады:
-Бу объект хастаханә буларак төзелгән икән, ул шул юнәлештә халыкка хезмәт тә күрсәтсен,-диде ул. - Күрәм, Сихтермә-Хузангай авылы соңгы елларда шактый үскән. Тулы бер яңа урам барлыкка килгән. Үзенең кече Ватаны турында шулай кайгыртып яшәгән инвестор Иван Казанковка да без бик рәхмәтле.
Хастаханәне ачу тантанасында катнашкан республика сәламәтлек саклау министры Адель Вафин:
-Соңгы ике елда республика районнарында дәвалау учреждениеләрен ремонтлау, яңаларын төзү, җиһазлар сатып алу буенча гаять зур эшләр башкарылды,-дип билгеләп үтте. - Моны сезнең Әлки районы мисалында да күрәбез. Әле берничә көн элек кенә Мамадыш районының бер авылында халык миңа хастаханәләрен яптырмауны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Мин аларга уңай җавап бирә алмадым. Ә менә сезнең Хузангай хастаханәсе буенча ышандырып әйтәм: ул халык сәламәтлеге сагында эшләвен дәвам итәчәк.
Әлеге чарага Иван Казанков та Марий Эл республикасыннан махсус кайткан. Ул да ике катлы зур яңа хастаханәнең халык сәламәтлеген саклауга хезмәт итүен теләде.
Фәрит Мөхәммәтшин халыкның тормышын, хезмәт һәм яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә күп хезмәт куючы "Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугуновка үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Без хастаханәнең эченә үтеп, андагы бүлмәләрне дә карап чыктык. Монда район үзәк хастаханәсеннән бер дә ким түгел - якты җылы палаталар, төрле процедура кабинетлары.. Шартына китереп җиһазланган операция бүлмәсенә кадәр бар. Хастаханәнең баш табибы Иван Младшев яңа медицина җиһазларын үзе йөреп юнәтеп, алдан ук кайгыртып булдырган. Пациентларга әйбәтләп дәвалану мөмкинлекләре, медикларга уңайлы эш шартлары тудырылган бу хастаханә халыкның сәламәтлеген кайгыртып озак еллар нәтиҗәле эшләсен генә.


Мария Зайцева, пенсионер, Чуаш Борнае авылы:
-Хузангайда яңа хастаханә ачылуга бик шатландык. Мин шикәр чире белән җәфаланам. Еш кына хастаханәдә ятып дәваланырга туры килә. Үзебезнең авыл янәшәсендә генә амбулатория булгач бигрәк уңай бит. Яңа хастаханәдә уңайлыклар да күбрәк диләр. Безнең кебек өлкәннәрне кайгырткан район җитәкчеләренә рәхмәт.

Иван Младшев, Хузангай хастаханәсе баш табибы:
-Безнең участок хастаханәсендә күбрәк олы яшьтәгеләр дәвалана. Яңа бинага яңа җиһазлар да урнаштырылды, дәвалау мөмкинлекләре артты.. Әйтик, электрокардиограмма, физиотерапия кабинетлары, операция бүлмәсе бар. Палаталар җылы, якты, уңайлы. Авылда участок хастаханәсенең сакланып калуы, алай гына да түгел, шундый яңа биналы булуы без хезмәт күрсәтә торган авыллар халкы өчен зур сөенеч, билгеле. Яңа бинада коллективыбыз хезмәткәрләре тагын да тырышыбрак эшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев