Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бергә бәйрәм итү күңелле

Каленьдарга әледән-әле яңа бәйрәмнәр, истәлекле даталар өстәлеп тора, кайберләре, вакыт һәм вәзгыять үзгәрү сәбәпле, төшеп кала. Әмма һәр буынның күңеленә ятышлы бәйрәм һәрчак сакланып килә. Аның берсе - 8 март, яз бәйрәме, хатын-кызлар бәйрәме. Аны ел саен матур итеп билгеләп үтү - күркәм традиция.

Әлеге традиция районда быел да үзгәрмәде: предприятие һәм оешмаларда, төрле учреждениеләрдә хезмәт куючы иң уңган-булган, тырыш ханымнар өчен "Йолдызлык" кафесында җырлы-биюле, мул сыйлы бәйрәм чарасы үткәрелде.
Хатын-кызлар өчен күңел ачу һәм ял итү чарасын алып бару җор телле ике ир-егеткә - район мәдәният йорты методисты Риназ Шиһаповка һәм Чуаш Шәпкәсе мәдәният йорты директоры Василий Ермолаевка йөкләнгән иде. Һәм егетләр залда утырган хатын-кызлар адресына матур сүзләрен, комплиментларын һич кызганмадылар, туташ һәм ханымнарны мактауга күмделәр. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Алексей Федонин, Садыйков Рифат, "Сударушка" ансамбле һәм башкалар җырлары белән сөендерделәр.
Әйткәнебезчә, кунаклар - районның иң абруйлы, иң уңган хатын-кызлары иде. Аларны район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйсә Хәбибуллина бәйрәм белән тәбрик иттеләр, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Чынлап та, горурланырлык, башкаларга үрнәк итеп куярлык хатын-кызларыбыз бик күп безнең. Бәйрәм кичәсендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагоглар Фәнисә Минһаҗева, Сафия Шәйхетдинова, Гүзәлия Гобәйдуллина, Елена Потапова, Раиса Долгушова һәм башкалар, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре Ләйсән Гомәрова, Рәхилә Мәрдиева, Әлфия Сафина, Әлфия Галиева, Гөлия Гайфуллина, Тамара Авдошина исемнәрен хөрмәт белән телгә алдылар. Төрле предприятеләрдә бухгалтер булып эшләүче Алсу Билалова, Гөлкәй Ибраһимова, Гөлсирә Нуруллина, Рәмзия Сираҗева һәм аларның коллегалары, авыл җирлекләре бешлыклары Флера Вафина, Нәфисә Закирова, Галина Самарина һәм башкалар макталды. Хезмәт ветераннары, балачаклары сугыш елларына туры килгән Зөлхәбирә апа Хәйруллина, Исламия апа Вәлиева үз адресларына җылы сүзләр ишеттеләр…
Бу тантанада макталган һәркем турында аерым сөйләп булыр иде. Аларга бүләкләр тапшырылды, багышлап җырлар җырланды, чәчәк бәйләмнәре бирелде. Өстәлләр дә мулдан корылган иде. Шуңа күрә бәйрәм тантанасы бик күңелле үтте, кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 марта