Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без бит көрәшчеләр төбәге

Менә мәйданда Сабантуй күрке булган татарча көрәш башланды. Хәзер көрәшне ике келәмдә берьюлы алып баралар. Бәйгене шулай оештырганда да баш батырны ачыклаганчы дәвам иткән ярышлар сәгать дүрткә авышканда гына төгәлләнде. Алдагы көнне, 3 июньдә, кичке Сабантуйда биредә дистәләгән үсмерләр үзләре арасында һәр үлчәмдә финалга чыгучыларны ачыклаганнар иде. Шулай итеп, көрәш...

Менә мәйданда Сабантуй күрке булган татарча көрәш башланды. Хәзер көрәшне ике келәмдә берьюлы алып баралар. Бәйгене шулай оештырганда да баш батырны ачыклаганчы дәвам иткән ярышлар сәгать дүрткә авышканда гына төгәлләнде.
Алдагы көнне, 3 июньдә, кичке Сабантуйда биредә дистәләгән үсмерләр үзләре арасында һәр үлчәмдә финалга чыгучыларны ачыклаганнар иде. Шулай итеп, көрәш яратучылар ике көн буе рәхәтләнеп келәмдәге бил алышны тамаша кылдылар. Үсмерләр арасындагы бәйге дә кискен барды. Финалга чыгып, 4 июньдә район Сабан туе мәйданында көрәшергә омтылучылар бик күп иде.
Инде һәр үлчәмнең иң көчле көрәшчеләренә мәйданда меңләгән халык алдында үз осталыкларын, беләкләренең ныклыгын исбатлар чак җитте. Гадәттә көрәшне иң яшь, иң өметле малайлар башлап җибәрә. Бу 30 килограммга кадәр авырлыктагылар. Монда Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллинга тиңнәр булмады. 35 килограммга кадәргеләр арасында - Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), 40 кг да - Алмаз Хәйруллин (Яңа Салман), 45 кг да - Данил Зәйнуллин (Алпар), 50 кг да - Шәүкәт Нуретдинов (Базарлы Матак), 55 кг да - Салават Мәрдиев (Базарлы Матак), 60 кг да - Рәмзил Абдуллин (Ташбилге), 65 кг да - Рәсим Әхмәров (Базарлы Матак), 65 кг нан югарырак авырлыкта Руслан Нуретдинов (Базарлы Матак) җиңүче булдылар.
Руслан Нуретдинов яшүсмерләр арасында баш батыр булып та калды (җиңүчеләрнең тулы исемлеге безнең alki-rt.ru сайтында).
Авыл яшьләре арасында барган көрәштә дә билләренең ныклыгын сынарга теләүчеләр күп булды. Ярышларны 60 килограммга кадәр үлчәмдәгеләр башлап җибәрде. Беренче әйләнештә дүрт пар очрашты. Финалга чыгучылар ачыклангач, призлы урыннар өчен кискен көрәш дәвам итте. Нәтиҗәдә Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин үз үлчәмендә Сабантуй чемпионы булып калды.
65 килограммга кадәргеләр арасында Базарлы Матактан Марат Сабиров иң көчле көрәшчебез икән. Ә менә 70 килограммлылар көрәше күпләрдә аеруча кызыксыну уятты. Биредә яшьләрне көрәшкә өйрәтүче тренер Рәмзис Сәлахов чыгыш ясады. Остазга укучылары алдында үзенә күрә имтихан тотасы булды. Рәмзис бик матур алымнар күрсәтте. Ул үз үлчәмендә батыр булуын барлык тамашачылар алдында раслады. 80 килограммлылар арасында исә балачактан ук көрәш белән мавыккан, бүген инде шактый җитди үлчәмдә чыгыш ясаучы Базарлы Матак егете Алмаз Хафизов пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Авыр үлчәмдә Базарлы Матактан Альберт Закировка тиңнәр булмады.
Көндәшләрен җиңеп, 2016 елның абсолют батыры исемен дә Альберт яулады. Аның җилкәсенә хәйран зур тәкәне салып мәйдан әйләндерделәр.
Айрат Хәйруллин келәмгә чыгып баш батырны үзе дә бүләкләде.
Ә кунак көрәшчеләр арасында аерым ярыш барды. Биредә дә безнең район Сабантуйларында еш бил алышучылар зур җиңүләргә ирештеләр. Илназ Фәритов (Казанда яши, Үргәгар егете), 85 кг лы үлчәмдә беренчелекне алды. Ә авыр үлчәмдә Дамир Әдиятов (Казан) белән Фәнил Минһаҗев (Әлмәт, Югары Әлкидә туып үскән) оста, матур көрәш күрсәттеләр. Фәнил берничә ел район Сабан туеның баш батыры булып та калган егет. Күпләр быел да аның җиңү яулавын теләделәр. Әмма Дамир көндәшеннән күпкә яшь, күренеп тора, спорт белән бик җитди шөгыльләнә. Шулай итеп ул Фәнилдән бераз булса да өстен булуын раслый алды.
Келәмдә хөкем итүчеләргә зур дәгъвалар булмады. Бар халык диярлек ял иткәндә алар бөтен шартына китереп мавыктыргыч көрәш бәйгесе оештыра алдылар, гадел хөкем иттеләр. Илмир Шәмсетдинов (Түбән Әлки), Алмаз Абдуллин (Ташбилге), Данис Апаяров (Түбән Биктимер), Айтуган Вафин (Базарлы Матак) һәм баш хөкемдар Рәмис Вафин үзләре турында бик әйбәт тәэсирләр калдырдылар.
Районыбыз көрәшчеләре алга таба республика күләмендә дә үзләрен күрсәтерләр әле дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, Әлки бит ул көрәшчеләр төбәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев