Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без – сугыш балалары

Быел Бөек Ватан сугышында жиңүнең 67 еллыгын билгеләп үттек. Күпме вакыт узган, ләкин ул чорның ачысын, әрнүләрен кичергән өлкән буын әле дә күз яшьләре белән искә ала, әле дә сугышәта югалткан аталарын, туганнарын сагына. Әйе, Бөек Ватан сугышы елларында беркемгә дә ансат булмаган, шул исәптән әтил әре фронтка киткән балаларга...

Николай белән Василиса Яганевларның Хурада авылында матур тормыш итеп яткан чаклары. Берсе-артынна берсе 6 бала алып кайталар алар. Ә 1941 елда сугыш башлангач, Николай фронтка китә. Гаиләдәге олы кыз Верага бу вакытта 17 яшь, калган 5 малай берсеннән-әерсе кечкенә, төпчегенә бары бер яшь була. Кыз кечкенәдән эш сөючән, җаваплы булып үсә. Ә сугыш елларында тормышның бөтен авырлыклары авылда калган хатын-кыз һәм карт-коры, балалар җилкәсенә салынгач, аңа энекәшләре белән җәяүләп орлык ташырга, урак урырга һәм көлтә бәйләргә, хәтта урман кисәргә туры килә. Башкалар белән беррәттән аларны да окоп казырга җибәргәннәр. Андагы эшнең авырлыгын үзләре шунда булган кешеләр генә аңлар. Окоп казучыларның кайберләре ачлыктан, хәлсезлектән егыла булган. Анда күргәнәр әле дә күз алдында, ди Вера апа. Шулай да үзәккә үтәрлек салкыннар, ачлык, авыр хезмәт - барысы да артта кала. "Туйганчы кайчак икмәк ашарбыз икән, дип хыяллана торган идек",-диләр абыйлы-энеле Яганевлар. Кияргә кием булмаган, алабута, черек бәрәңге, кычыткан ашап, көнне-көнгә ялгап җан асраган ул заман балаларына бүгенге тормышыбыз оҗмах булып тоела.
Сугыш башланып ике ел үткәч Яганевларга әтиләре Николайның һәлак булуы турында хат килеп ирешә. Бу кайгыдан әниләренең күзләре сукырая, ул бик каты авырый башлый һәм 1945 елда үлә. Алты бала - Вера, Василий, Федор, Петр, Павел һәм Леонид әти-әнисез, тома ятим булып калалар. Шунда Вера үзеннән кечкенә биш энекәше өчен җаваплы, аларның бердән-бер иң якын кешеләре булып калганлыгын аңлый. Ә бит аның үзенә дә бу вакытта нибары 22 яшь була.
Сынатмый Вера, бөтен авырлыкларга түзә, энеләрен карарга, тамакларын туйдырырга тырыша. Ә балалары йокыга киткәч, почмакка качып, әти-әнисен сагынып, алдагы көннең билгесезлегеннән үзәге өзелеп елый.
Шулай тормыш дәвам итә: Вера Николаевна биш энекәшен аякка бастырып, аларны өйләндереп, тормышлы итә. 1951 елда үзе дә шул ук авыл егете Василий Панфилов белән тормыш кора һәм 3 бала тәрбияләп үстерә.
Кызганыч, бүген инде алты туганның өчесе генә исән. Энеләре Василий армиядә хезмәт иткәч, Тула якларына китеп төпләнә, гаилә кора, ике бала үстерә. 2007 елда вафат була ул. Петр туган авылында яши, 5 юалага әти була. Павел да авылда кала, тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстерә. Алар инде шулай ук бу дөньяда юк. Ә Федор белән Леонид бүгенге көндә Хурада авылында яшәп яталар.
Федор Николаевичның тормышы шулай ук гыйбрәтле. Ул Нальчик шәһәрендә армиядә хезмәт итә, аннан абыйсы Василий янына Тулага китеп милиционер булып эшли. Ләкин күңеле туган ягына тарта аның. Авылына кайтып, тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 2006 елда иң олы кызлары кинәт үлеп киткәч, әни кешенең сәламәтлеге начарая, ул урын өстенә кала. Федор авыру хатынын 4 ел карый, менә ике ел инде ул тол, ялгыз гына яши.
Төпчек туганнары Леонид балачак елларын тыныч кына искә төшерә алмый, аның күзләре яшьләнә. Ул бит әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Абыйсы Павел белән икесен, ачка үлмәсеннәр дип, ятимнәр йортына да җибәреп торалар. Аннан кайткач, мәктәптә укый, Куйбышевта тракторчы һөнәрен үзләштерә, механизатор булып эшли. Шулай ук армиядә хезмәт итә, туган авылына кайтып сөйгәне Таисия белән гаилә кора, ике бала үстерә.
Вера Яганева һәм аның энеләре - авылның алыштыргысыз кешеләре. Гомер буе колхозда эшлиләр, алдынгылар рәтендә булалар. Ярдәмгә мохтаҗ авылдашларына һәрчак булышырга әзер кешеләр алар.
Бертуганнары әйтүенчә, сугыш елларында күргәннәре ятимлек ачысы белән чагыштырганда әле түзәрлек икән. Ә менә башка балалар кебек әт-әни дип әйтерлек, ышыкланып яклау табырлык якын кешеләрең булмау иң авыры, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Война