Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без төзегән юллар киң, чыдам

Бүген "Алексеевскдорстрой" ААҖ Әлки участогында 179 кеше эшли. Безнең участок районның 309,076 километр автоюлына хезмәт күрсәтә. Боларның 230,77 километры - асфальт-бетон, 14,803 километры - вак таш һәм гравийлы, 63,496 километры - грунт юллар. Быел районда "Алексеевскдорстрой" ААҖ көче белән 19,4 километр автоюл төзелде. Бүген барлык объектлар дәүләт комиссиясенә тапшыруга әзер.

Автомобиль юллары ремонтлау һәм төзү сезоны әле төгәлләнмәгән, шуңа ахыргы нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. Шулай да бу сезонда башкарылган эшләр белән таныштырып үтәсе килә. Быел без Базарлы Матак-Мамыклы автотрассасында Үргәгар авылы янындагы юлны реконструкцияләдек, Карамалы-Иске Әнҗерә юлына 6 километрга якын озынлыкта асфальт салдык. Алексеевск-Югары Колок автоюлында 28 нче һәм 32 нче километрлар арасында (Түбән-Биктимер тирәсе), шулай ук 85 нче һәм 92 нче километрлар арасында (Апак тирәсе) юлларга реконструкция үткәрелде, Сушка авылына керү юлы ясалды.
Болардан тыш, Базарлы Матакның Вахитов урамында 1,5 километр, Хәмидуллин урамында - 1,2 , Имәнлек урамында 0,9 километр асфальт юл салынды. Район үзәгендә шулай ук 1,2 километр озынлыгында җәяүлеләр өчен тротуар төзедек.
Һәрвакыттагыча, асфальт салу кебек иң авыр һәм җаваплы хезмәт тәҗрибәле прораб Илнар Сәмигуллин бригадасына йөкләнә. Мондагы каток машинисты Илдар Сәфиевның һәм асфальт-бетон җәюче машинист ярдәмчесе Айрат Хисмәтовның үз хезмәтләрен иң югары дәрәҗәдә башкарасына беркем шикләнми. Район үзәге урамнар челтәрен тиешле хәлгә китерүдә мастер Радик Сингатуллиннаң һәм геодезист Данис Сафинның да өлеше зур.
Мастер Линар Хәйретдинов җитәкчелегендәге эшчеләр бүгенгә 13 мең кв. метр юлда баз-чокырларны ремонтладылар, 33,5 мең пог. метрда битум һәм мастика белән төзәтү эшләре башкардылар, 22 юл билгесе, 10 панно, 2100 сигнал баганасы куйдылар. Заманча ясалма корылмалар урнаштыруда участок начальнигы урынбасары Фәнил Гыйльфанов, мастер Илнур Җиһаншин бригадалары зур эш башкардылар. Биредә юл эшчеләре Владимир Ермолаев һәм Радик Гыйниятуллин тырышлыклары белән аерылып тордылар.
Юл билгеләре һәм паннолар урнаштыру, буяу һәм ремонтлау, павильоннарны монтажлау һәм карап тору, юл кырыйларын чабу һәм, гомумән, юлларны тиешле хәлдә тоту белән бәйле күптөрле хезмәтләрдә яшь бригадир Илшат Вәлиев эшчеләре мәшгуль. Илшат әле узган ел гына безгә юл эшчесе булып урнашкан иде. Эш сөючәнлеген, җаваплылыгын һәм тырышлыгын күреп, быел аны бригадир итеп билгеләдек.
Юлчыларның хезмәте еш кына командировкалар белән бәйле. Безнең юл төзүчеләргә Казанда да ышаныч белән карыйлар. Безнекеләр Зур Әтнәдә, Аксубайда һәм Балык Бистәсендә дә эшлиләр. Сезон дәвамында "Волга","Казан-Оренбург" М-7автоюлларында Илнар Хәлиуллин бригадасы су үткәрүче торбалар, лотоклар, яңгыр сулары агу урыннарын монтажлауда, торба юлларын бетон белән ныгытуда хезмәт куйдылар. Бетончылар Владимир Красильников һәм Илья Карманаев эшкә аеруча җаваплы карадылар.
Тәҗрибәле остаз-шоферлар Фәнис Зарипов, Фәрит Галиев, Фәнис Шәйхетдинов, Николай Максимов, үз эшләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче грейдерчы Алексей Емельшин, тракторчы Шакир Шәрипов, погрузчик машинисты Владимир Коновалов елның елында һөнәри бәйрәмебезне югары хезмәт күрсәткечләре белән каршылыйлар. Яшь шоферлар Роберт Сәгъдиев, Альберт Сөләйманов, Руслан Газизов, Данияр Хисаметдинов, Рамис Галиев, Әмир Вәлиев та өлкән хезмәттәшләрен үз уңышлары белән сөендерәләр. Яшьләр - предприятиебезнең өмете, киләчәге бит.
Илназ Сираҗев җитәкләгән диспетчерлык хезмәте көн саен линиягә 24 "КамАЗ", 5 вахта машинасын, 17 берәмлек трактор һәм бүтән махсус техниканы чыгара. Техника паркы яңара һәм киңәя бара, һәм бу квалификацияле кадрларга ихтыяҗны арттыра. Участокта кадрлар хезмәте булдырылгач, эшкә урнашу өчен Алексеевскига барып йөрү зарурлыгы калмады. Бу сезонда гына да төзелеш объектларына 56 юл эшчесе, каравылчы һәм пешекчеләр эшкә алынды. Даими эшкә кабул ителүче шоферлар, механизаторлар кандидатуралары исә җентекләп тикшерелә. Бу аңлашыла да, юл хәрәкәте хәвефсезлеге бит аларның эшенә дә нык бәйле. Кадрлар сайлап алуда безгә район мәшгульлек үзәге бик ярдәм итә. Участокта хезмәтне саклауга һәм хәвефсезлеккә, шулай ук командировкаларда эшләүчеләр өчен әйбәт көнкүреш шартлары тудыруда аеруча игътибар бирелә.
Коллективыбыз ел саен Алексеевск аграр көллиятен тәмамлаган яшь кадрлар белән тулылана. Бу егетләр шактый яхшы әзерлекле, кайчагында машина йөртү тәҗрибәсе генә җитеп бетми. Шуңа алар тиешле стажировканы инде урында үтәләр. Механик Айдар Баһаветдинов һәр шофер белән уртак тел табып эшли белә, үзенең таләпчәнлеге, гаделлеге белән ул хезмәттәшәлре арасында зур ихтирам казанды.
Ел саен каникуллар вакытында без профильле уку йортлары студентларын эшкә кабул итәбез. Менә быел да без алар арасыннан иң тырышлары булган Илнур Гатинны һәм Алексей Яковлевны "күреп алдык". Бу егетләрне укуларын тәмамлаганнан соң үзебезгә эшкә көтәбез. Теләгән белгечлегеңә бездә эшләп тә укырга була. Мәсәлән, машина йөртүче Алмаз Шәкүров авыл хуҗалыгы академиясенең икенче курсында белем ала. Димәк, тиздән бездә шофер эшенең барлык нечкәлекләрен үз тәҗрибәсендә белүче механик та булачак.
Ремонт остаханәсендә техниканы һәм җиһазларны сафка бастыру белән мәшгуль Сергей Таченков, электрик Ринат Ибраһимов, эретеп ябыштыручылар Рөстәм һәм Илнур Шәйхетдиновлар да коллективта абруй казандылар.
Юлдагы чокырларны ремонтлау өчен 18 мең тонна асфальт җитештергән асфальт-бетон заводы хезмәтчәннәре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Завод безнең өчен генә түгел, Биләр, Болгар участоклары өчен дә асфальт чыгара. Хәзер алар кышка әзерлек белән мәшгуль: бозлавыкка каршы 3200 тонна материал кайтарып хәзерләп куйдылар инде. Асфальт-бетон заводының погрузчик машинисты Рөстәм Фатыйхов, слесарь Илнур Гафиятуллин, оператор Зөлфәт Яруллин, учетчы Камилә Җиһангирова адресына аеруча җылы сүзләр әйтәсе килә. Аларның эш көне бит иртә таңнан башлана һәм кич, инертлы материаллар төягән соңгы машина заводтан чыгып киткәннән соң гына тәмамлана.
Оешманың сак хезмәте исә законлылыкның һәм хокук тәртибенең тайпылышсыз үтәлүен тәэмин итә. Безнең участокта хәвефсезлек өчен 17 сакчы җавап бирә. Хәвефсезлек хезмәте начальнигы урынбасары Әлфәт Хәсәнов сүзләренә караганда, зур эш стажы булган хезмәткәр Фәсәхәт Шәйхетдиновааеруча принципиальлеге һәм булдыклылыгы белән аерылып тора.
Участогыбызның иң уңган хезмәткәрләре Алексеевскида тантаналы бәйрәм чарасында катнашачак һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кулыннан бүләкләр алачак.
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан ветераннарыбыз - юл төзүчеләрне дә кайнар котлыйсы килә. Алар - Т.Г.Долгушов, Л.Г.Тихонов, Р.Х.Хәбибуллин, Ф.С.Гайнуллина, Р.Х.Багауова, Р.Б.Бердова, И.И.Шәвәлиев. Районыбызда юл хуҗалыгына нигез салган өлкәннәребезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Барыгызны да бәйрәм белән! Юлларыгыз имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алексеевскдорстрой