Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Болар юлда хата ясамас

Түбән Әлки мәктәбе базасында үткән атнада "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе булып узды. Конкурста районыбызның 10 мәктәбеннән 40 укучы көч сынашты. Чараны район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин ачып җибәреп, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Конкурсны әлеге мәктәптә уздыру очраклы түгел. Мәктәп укучылар арасында юл-транспорт белән бәйле имгәнүләрне булдырмау буенча зур эш алып...

Түбән Әлки мәктәбе базасында үткән атнада "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе булып узды. Конкурста районыбызның 10 мәктәбеннән 40 укучы көч сынашты.
Чараны район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин ачып җибәреп, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Конкурсны әлеге мәктәптә уздыру очраклы түгел. Мәктәп укучылар арасында юл-транспорт белән бәйле имгәнүләрне булдырмау буенча зур эш алып бара. Биредә бүген автокласс, яшь инспекторлар түгәрәге уңышлы эшләп килә. Тиешенчә җиһазландырылган махсус кабинет та булдырылган.
-Мәктәп ЮХИДИ бүлекчәсе белән күптәннән даими элемтәдә эшли. Алар ярдәме белән яшь юл инспекторлары түгәрәгенә 4 велосипед бүләк ителде. Укучыларыбыз урамда һәм юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тырышып өйрәнәләр, белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада ныгыталар,-ди тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәфәс Билалов.
Әйе, Рәфәс Билалов шәкертләре инде ничә ел рәттән районда гына түгел, республика масштабында да конкурсларда җиңү яулап киләләр. 2002 елдан бирле алар лаек булган 40 тан артык республикакүләм Мактау грамоталары моны раслап тора.
Бәйгегә килсәк, ул 3 этапта узды. "Фигуралы йөртү" этабында конкурсантларның төп бурычы - велосипедны оста йөртү иде. Малайлар арасында Фәнис Фәттахов (Түбән Әлки), Рәим Сабиров (Түбән Әлки) Константин Хвостов (Югары Колчурино), кызлар арасында Зилә Гәрәева (Түбән Әлки), Ләйсән Мөхәммәтшина (Түбән Әлки), Валерия Филиппова (Югары Колчурино) бәйгенең бу өлешендә җиңүче дип табылды.
"Юл йөрү кагыйдәләре" этабында укучылар юл кагыйдәләре турындагы тест сорауларына дөрес җавап табарга тиешләр иде. Рәим Сабиров (Түбән Әлки), Ләйсән Мөхәммәтшина (Түбән Әлки) осталыкларын күрсәтеп беренче калдылар. Фәнис Фәттахов (Түбән Әлки), Вадим Дарьин (Юхмачы) малайлар арасында, Зилә Гәрәева (Түбән Әлки), Алия Абзалова (Базарлы Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
"Беренче ярдәм күрсәтү" этабында яшь инспекторларга медицина буенча туплаган белемнәрен дөрес итеп манекенда күрсәтергә тиеш булдылар. Нәтиҗәдә Фәнис Фәттахов - беренче, Никита Удальцов (Юхмачы)- икенче, Рәим Сабиров- өченче булды. Кызлардан Ләйсән Мөхәммәтшина зирәклерәк күрсәтеп җиңде. Зилә Гәрәева, Люба Красильникова (Хузангай) икенче-өченче урыннарны алдылар.
Кызыклы һәм эчтәлекле "Юл грамотасы көне" хуҗалар командасы җиңүе белән тәмамланды. Югары Колчурино - икенче, Юхмачы һәм Хлебодаровка мәктәпләре командалары өченче урын яулап алды.
Бу көнне барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр исә велосипедлар, флешкалар, компьютер "тычканнары" һ.б. кыйммәтле бүләкләр белән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев