Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Авыл китапханәләре” проекты кысаларында районыбыз китапханәләре дә күп санда компьютер техникасы белән тәэмин ителде

фото favorit-it.torgg.com сайтыннан "Бердәм Россия" партиясе авыл җирендә спортны, мәдәниятны үстерүне иң мөһим бурычларының берсе дип саный. Бердәмроссиялеләрнең "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында районыбыз китапханәләре дә күп санда компьютер техникасы белән тәэмин ителде. -"Бердәм Россия"нең "Авыл китапханәләре" проекты Татарстанда 2008 елдан бирле тормышка ашырыла,-ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Айсылу...

фото favorit-it.torgg.com сайтыннан

"Бердәм Россия" партиясе авыл җирендә спортны, мәдәниятны үстерүне иң мөһим бурычларының берсе дип саный. Бердәмроссиялеләрнең "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында районыбыз китапханәләре дә күп санда компьютер техникасы белән тәэмин ителде.

-"Бердәм Россия"нең "Авыл китапханәләре" проекты Татарстанда 2008 елдан бирле тормышка ашырыла,-ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Айсылу Садретдинова. -Әлеге программа китапханәләрне модернизацияләүне, аларны мәдәни һәм мәгълүмати үзәкләр итеп үстерүне, шулай ук авыл халкының мәдәни һәм интеллектуаль кыйммәтләрдән файдалана алуын тәэмин итүне күздә тота.

Шулай, замана техникасы авыл китапханәләренә дә үтеп керде. Ул инде анда һаман киңрәк кулланыш ала. Бүген районыбыздагы 36 китапханә дә компьютерлар белән җиһазландырылган. Күбесендә инде икешәр компьютер. 19 авылда китапханәдән интернетка да чыгып була.

-Бүген әлеге заманча җиһазлардан башка хезмәтебезне күз алдына да китереп булмый,-ди район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Татьяна Петухова. -Китапханәчеләребез инде барлык документацияне компьютерда алып баралар. Бу эшне җиңеләйтә дә, нәтиҗәлерәк тә итә. Авыл халкы да китапханәгә килеп компьютер хезмәтләреннән файдалана ала. Балалар, инвалидлар, аз керемлеләр өчен әлеге хезмәтләр бушлай.

Компьютер техникасы булгач, китапханә хезмәткәрләренә проектлар эшләп төрле грантларда катнашу мөмкинлеге дә туган. Берничә ел элек Нәби Дәүли иҗаты буенча эшләнгән проектлары грант отуга да ирешкән.


Узган ел гына да "Бердәм Россия" программасы буенча район китапханәләренә сканер, принтер һәм ксероксны үз эченә алган күп функцияле 12 җиһаз, 15 моноблок, ноутбук, планшетлар кайтарылган. Быел 2 яңа компьютер, 2 видеопроектор алганнар.


Район үзәге, Юхмачы, Иске Матак, Чуаш Кичүе китапханәләре инде икешәр компьютер, телевизор, видеопроекторлар белән тәэмин ителгән. Быел Түбән Әлки китапханәсе дә шулай җиһазланыр дип көтәләр. Ә тора-бара барлык китапханәләрне дә видеопроекторлы итү күздә тотыла.

Узган ел Әхмәт, Хурада авылларында күп функцияле мәдәни үзәкләр сафка басты. Инде Юхмачыда шундый үзәк ачылырга тора. Әлеге үзәкләрдә китапханәләр өчен дә махсус бүлмәләр булдырылган, һәм алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителә.

Болар барысы да авыл халкына, аның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә, буш вакытын, ялын файдалырак, эчтәлеклерәк итүгә хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев