Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Максим Муштаков яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды

Берсеннән-берсе чибәр егетләр һәм кызлар, күтәренке рух һәм энергия, шатлыклы елмаюлар һәм шул ук вакытта җитди, эшлекле мөнәсәбәт - "Бердәм Россия" көнендә район мәдәният йортында узган яшьләр форумында әнә шундый тантаналы-бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Әлеге чара "Полит Завод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узды. Әлеге проектның максаты - республика Дәүләт Советы...

Берсеннән-берсе чибәр егетләр һәм кызлар, күтәренке рух һәм энергия, шатлыклы елмаюлар һәм шул ук вакытта җитди, эшлекле мөнәсәбәт - "Бердәм Россия" көнендә район мәдәният йортында узган яшьләр форумында әнә шундый тантаналы-бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Әлеге чара "Полит Завод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узды.

Әлеге проектның максаты - республика Дәүләт Советы каршында муниципаль берәмлекләр вәкилләреннән иҗтимагый яшьләр палатасы булдыру. Бурычлары - яшьләрне сәясәткә җәлеп итү, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә егетләрнең һәм кызларның сайлау активлыгын күтәрү һәм, гомумән, яшьләрнең бүгенге иҗтимагый-сәяси процесслар белән кызыксынуын арттыру.

Проектта каралганча, Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасына районыбыздан кандидатлар күрсәтү кирәк иде. Кандидатлыкка җиде кеше - районыбызның төрле тармакларында эшләүче егетләр һәм кызлар - күрсәтелде.

Форумда кандидатларның һәркайсы үзенең эш программасын бәян итте. Бәйгедә җиңүчене ачыклау өчен яшерен тавыш бирү үткәрелде. Хисап комиссиясе рәисе Рузия Гарипова форумның 200 делегатының 150 се Базарлы Матак урта мәктәбе физкультура укытучысы Максим Муштаков өчен тавыш бирүен игълан итте. Бу белдерүне җыен делегатлары көчле алкышлар белән каршылады.

Бәйгедә катнашкан җиде кандидатның һәммәсенә дә "Полит Завод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проектын тормышка ашыруда актив катнашкан өчен "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең Дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Максим Муштаков үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен форумда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Яшьләр слетында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Казан кунаклары - республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бүлек мөдире Раиф Вафин, "Бердәм Россия яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимирова дәүләтне, икътисадны, сәясәтне үстерүдә яшьләрнең роле аеруча зур булуын билгеләп үттеләр, егетләрне һәм кызларны актив тормыш позициясе белән яшәргә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев