Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген, Россия көне алдыннан, Әлки районынында 14 яшьләре тулган 19 егет һәм кызга тантаналы төстә төп документлары – паспорт тапшырылды

Бүген, Россия көне алдыннан, Әлки районынында 14 яшьләре тулган 19 егет һәм кызга тантаналы төстә төп документлары - паспорт тапшырылды. Әлеге чара балалар иҗат йортында бәйрәм рухында узды. Балалар тормышындагы бу гаять мөһим һәм истәлекле вакыйгада аларның әти-әниләре , укытучылары, мәктәп укучылары да катнашты. Үсмерләргә паспортларны район башкарма комитеты җитәкчесе...

Бүген, Россия көне алдыннан, Әлки районынында 14 яшьләре тулган 19 егет һәм кызга тантаналы төстә төп документлары - паспорт тапшырылды.

Әлеге чара балалар иҗат йортында бәйрәм рухында узды. Балалар тормышындагы бу гаять мөһим һәм истәлекле вакыйгада аларның әти-әниләре , укытучылары, мәктәп укучылары да катнашты.

Үсмерләргә паспортларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Александр Макаров, РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең район төбәк пункты начальнигы Наталья Федеева тапшырдылар.

Мария Платонова тантанада катнашучыларны иртәгә билгеләп үтеләсе Россия көне белән тәбрикләде, бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе, әһәмияте хакында сөйләп узды.

-Хөрмәтле балалар! Бүген сезнең өчен аеруча мөһим көн. Сез тормышыгызның яңа, җаваплы этабына аяк басасыз. Сез бүген төп документ - паспортлар алдыгыз, димәк, Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз . Тормышыгыздагы иң әһәмиятле вакыйгалар шушы төп документыгызда чагылыш табачак. Аны саклап тотыгыз. Сезгә, илнең яшь гражданнарына, без зур өметләр баглыйбыз. Россиянең киләчәктә нинди буласы сезгә бәйле. Яхшы укуыгыз, тырыш хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез белән сез Ватаныбызның абруен күтәрергә, куәтен ныгытырга тиешсез,-ди Мария Андреевна, үсмерләрне котлап.

Яңа паспорт алган балаларны әти-әниләр исеменнән Светлана Углева (Чуаш Борнае) тәбрикләде.

Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре алып барды. Алар үсмерләрне бу истәлекле көн белән тәбрикләп бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Балалар чыгышлары да бәйрәм тантанасын ямьләндерде. Бу көнне Россия, туган ил турында күп җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев