Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь талантларыбыз көндәшлеккә сәләтле булсын

Талантсыз балалар юк, балага табигатьтән бирелгән сәләтне вакытында күреп алырга, үстерә белергә генә кирәк, диләр. "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале бу җәһәттән балаларга зур мөмкинлекләр тудыра. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә, сәнгатьнең бүтән төрләренә сәләте булган күпме малайлар-кызлар шушы фестиваль кысаларында сәхнәгә күтәрелде, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Үз өстендә эшләп, талантын тагын да үстереп бөтен...

Талантсыз балалар юк, балага табигатьтән бирелгән сәләтне вакытында күреп алырга, үстерә белергә генә кирәк, диләр. "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале бу җәһәттән балаларга зур мөмкинлекләр тудыра. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә, сәнгатьнең бүтән төрләренә сәләте булган күпме малайлар-кызлар шушы фестиваль кысаларында сәхнәгә күтәрелде, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Үз өстендә эшләп, талантын тагын да үстереп бөтен республикага танылучылар да байтак.
Люция Низамиева.
1 июньдә Президент Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык 2015" фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Гомумән, Рөстәм Миңнеханов талантларны үстерүгә гаять зур игътибар бирә. "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате фестивале дә һәрчак Татарстан Президенты патронажы, ягъни ярдәме һәм булышлыгы белән уза. 15 ел элек шәһәр масштабындагы яшьләр чарасы сыйфатында старт алган фестиваль бүген Россия күләмендә әһәмияткә ия булган мәдәни күренешкә әйләнде.
Үзебезнең районда да һәр елны әлеге фестивальдә меңнән артык бала катнаша. Җыр-биюгә, сәнгатьле сүзгә һәвәс балалар башта үз мәктәпләрендә, аннары биш кустта көч сынашалар. Анда сайлап алынганнар бәйгенең район турында үз осталыкларын күрсәтәләр. Иң сәләтлеләр һәм иң осталар чыгыш ясаучы гала-концерт ел саен ул зал тулы халык белән, зур бәйрәм тамашасы төсендә уза.
Әти-әниләр, укытучылар, гомумән, без тамашачылар барыбыз да балаларның сәхнәдәге һәр уңышы өчен чын күңелдән шатланабыз, аларга карап сокланабыз, горурланабыз.
Әмма районда танылу гына аз шул әле. Яшь талантларыбыз көндәшлеккә, конкурентлыкка сәләтле булырга, зона күләмендә, хәтта башкала сәхнәсендә үзләрен күрсәтә алырга тиешләр!
Балалар иҗат йортының оештыру-масса бүлеге мөдире Гөлнара Мәрдиева белән без әнә шул хакта фикер алыштык. Елның-елында районда "Йолдызлык" фестивален оештыру, әзерләү мәшәкатьләре эчендә кайнаучы, аның проблемаларын да якыннан белүче кеше ул.
-Һичшиксез, "Йолдызлык" фестивале районыбызда яңа талантларны ачарга да, яшь "йолдызларыбызга" олы тормышта үз юлларын табарга да ярдәм итте,-ди Гөлнара Искәндәровна. - Әйтик, бүген республикада танылып өлгергән яшь җырчы Максуд Юлдашев җыр сәнгатенә беренче адымнарын "Йолдызлык" сәхнәсендә башлаган иде. Түбән Әлкидән Гөлшат Шәрапова да олы сәхнәгә "Йолдызлык" аша күтәрелде. Ә бүген ул Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты. Шул ук Түбән Әлки егете Илшат Гобәйдуллинга да сәнгать юлына фатыйханы шушы фестиваль бирде. Һәр елны "Йолдызлык"та катнашып килгән Илшат 2013 елда фестивальнең республика җиңүчесе булды, "Пирамида"да гала-концертта чыгыш ясады. Музыка училищесын тәмамлап, быел ул консерваториягә укырга керергә җыена. Иске Салманнан Энҗе Сафина, Алпардан Рузинә Гыйльметдинова да, "Йолдызлык"та "үсеп", тормыш юлларын сәнгать-музыка белән бәйләделәр. Бу егет-кызларыбыз мәктәп тәмамлагач та берничә ел әле фестивальдә районыбыз данын яклап чыгыш ясадылар. Алар - чын мәгънәсендә безнең горурлыгыбыз.
-Гөлнара Искәндәровна, районыбызда бүген дә алар шикелле яшь талантларыбыз бардыр бит?
-Әлбәттә. Базарлы Матактан Эльза Хәсәнова һәм Динә Билалова, Югары Әлкидән Алсинә Яруллина - өметле яшь җырчыларыбыз.Түбән Әлкидән Ринат Галиуллин, Базарлы Матактан Айзилә Яруллина да "вокал" номинациясе буенча уңышлы чыгыш ясап киләләр. Югары Әлкидән Айзилә Мисалованың конферансье буларак чыгышы да бик сөендерде, жюриның югары бәясен алды. Быел менә район музыка мәктәбеннән дә берничә укучы фестивальнең район этабында шактый әйбәт чыгыш ясады. Без алга таба да музыка мәктәбе шәкертләренә зур өметләр баглыйбыз.
-Тик быел фестивальнең Аксубайда узган зона бәйгесендә районыбыздан бер генә номер да җиңү яулый алмады…
-Әйе, бу хәл анда катнашкан балаларның да, оештыручылар һәм педагогларның да күңелен төшерде шул. Билгеле, моның сәбәпләре хакында без уртага салып сөйләштек. Зонада җиңү, республика бәйгесендә лаеклы чыгыш ясау өчен балаларның әзерлеген бик нык яхшыртырга кирәк. Ә бездә бүген моның өчен белгечләр, бигрәк тә хореография буенча педагоглар юк дәрәҗәсендә. Бу иң авырткан җиребез. 2013 елда Казаннан вакытлыча педагоглар алып килеп әзерләгән идек балаларны. Моның нәтиҗәсе тиз күренде - ул елны зона бәйгесендә биш призлы урын яуладык. Белгечләр проблемасын район дәрәҗәсендә җитди алынып хәл итәсе иде. "Йолдызлык"та катнашасы балаларны сентябрь башыннан ук ныклап торып әзерли башларга һәм бу эшкә профессиональ белгечләр җәлеп итәргә кирәк. Шул очракта гына республиканың бүтән районнары белән тигез дәрәҗәдә ярыша алырлык концерт номерлары әзерли алачакбыз дип исәплим.
-Әлки балалары алга таба республика күләмендә үзләрен күрсәтә алырлар әле, дип өметләник. Ә сезгә тынгысыз эшегездә уңышлар юлдаш булсын, Гөлнара Искәндәровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев