Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәгариф җылы канат астында

Дәүләткә үпкәләрлегебез юк - мәгарифне үстерүгә бик зур суммалар тотыла. Мәктәпләр төзү һәм ремонтлаудан тотынып, укытучыларның хезмәт хакларын арттыру, аларны төрле грантлар белән үсендерүгә кадәр ел саен миллионнар тотыла. Мәгарифне дәүләтебезнең "сөекле баласы" дип атасак та була. Ә менә ул "бала" үзе канәгатьме? Шундый кайгыртуга аның җавабы нинди? "Бердәм Россия"...


Дәүләткә үпкәләрлегебез юк - мәгарифне үстерүгә бик зур суммалар тотыла. Мәктәпләр төзү һәм ремонтлаудан тотынып, укытучыларның хезмәт хакларын арттыру, аларны төрле грантлар белән үсендерүгә кадәр ел саен миллионнар тотыла. Мәгарифне дәүләтебезнең "сөекле баласы" дип атасак та була. Ә менә ул "бала" үзе канәгатьме? Шундый кайгыртуга аның җавабы нинди? "Бердәм Россия" көнендә район педагоглары Хураданың өр-яңа мәдәният үзәгенә җыелап, Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белән шул турыда сөйләштеләр.

Замана шәхескә карата бик тә югары таләпләр куя. Бүген тормышта уңышлы кеше булсын өчен мәктәптән зур әзерлек белән чыгарырга кирәк яшьләрне. Ә чишмә башы балалар бакчасында. Министр урынбасары да чыгышын шуннан башлады.

-Мәктәпкәчә белем бирү турында закон кабул ителде, стандартлар билгеләнде. Сабыйларга белем бирү, кечкенә чакларыннан ук аларның сәләтләрен үстерү бик мөһим. Шуңа күрә балалар бакчаларын җиһазлауга зур игътибар бирелә. Үткән елда һәр тәрбиячене ноутбуклы иттек, күп кенә бакчаларга проекцияләү комплекслары кайтарылды. Быел бу эш дәвам иттереләчәк. Бакчаларга кече яшьтән үк дәүләт һәм туган телләрен өйрәтүгә генә дә 50 млн. сум акча бирелү каралды,-диде ул.

Ә мәктәп темасына күчүгә Данил Мостафин укучыларның белем дәрәҗәләренең без теләгән һәм көткәннән түбән булуына тукталды. Әлки районы мәктәпләрен тәмамлаучыларның бердәм дәүләт имтиханнары буенча күп фәннәрдән уртача республика күрсәткечләреннән калышуын белә икән министр урынбасары.

-Укытучылар белән эшләргә кирәк. Яңа методикаларны өйрәнсеннәр, нәкъ менә шушы мәктәпкә яраклы алымнарны тапсыннар. Юкса, өстән тәкъдим ителгән методиканы, әйтик, шул ук Сингапур алымын сукырларча күчерү омтылышы бер дә яхшыга итмәве аңлашыла бит. Укучыны актив эшләтергә, һәрберсен дәрестә катнаштырырга кирәк,-диде ул.

Быел һәм алдагы елларда дәүләт масштабында планлаштырылган чаралар турында сөйләде җитәкче. Мәктәпләрне төзекләндерү программасы алдагы ике елда да эшләячәк, ә киләсе елдан мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен ремонтлау программасы гамәлгә кереп китәргә бик мөмкин икән (Базарлы Матакның "Каенкай" бакчасын 2015 елда төзекләндерү өчен эш башланган инде). Мәктәпләрне җиһазландыру дәвам итәчәк - быел төп игътибар математика кабинетларына булачак. Һөнәри белем бирү системасы белән дә шөгыльләнәчәкләр - ресурс үзәкләре булдырылачак.

-Өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәт хаклары 29,3 процентка артачак, -дип тә сөендерде мәгариф чиновнигы төрле түгәрәкләрдә балаларның сәләтен үстерүче педагогларны. Ә менә кече персоналга андый бәхет елмаю күренми, "әлегә акча җитми" икән.

Очрашуга килүчеләр мөмкинлектән файдаланып, үз сорауларын бирделәр. Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков яшь укытучылар җитмәүдән зарланып алды. Моңа министр урынбасарының җавабы көтелмәгәнрәк яңгырады.

-Бүген вузлар укытучыларны бик күп әзерли, әмма кичәге студентларның күбесе бүгеннән укытучы булырлык дәрәҗәдә түгел - белемнәре сай, мәктәптә эшләргә теләкләре дә шуның кадәр генә. Үз укучыларыгызга һөнәри юнәлеш биреп, аларны педагогик вузларга җибәрегез,-дип киңәш итте ул.

Югары Колчурино директоры Николай Хвостовны Түбән Колчурино башлангыч мәктәбенең 1895 елда төзелгән бинада эшләве бик борчый. Яңасын төзеп булмас микән, ди ул.

-Балалар бакчасы плюс башлангыч мәктәп дигән кызыклы проектлар бар. Кыйммәт булмаган мәктәпләр төзү зарурлыгын Россия хөкүмәтендә дә аңлыйлар. Өметегезне өзмәгез!- дип сөендерде аны Данил Мостафин.

Базарлы Матакта боз сарае төзү мөмкинлеген Анастасия Исаева белешергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев