Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәр үз фикерләрен әйттеләр

Шимбә көнне Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасында район ветераннар оешмалары активистларының очрашуы булып үтте. Ул алда торган РФ Президентын сайлауларына багышланган иде.

Очрашуга килүчеләрне гимназия укучылары сәламләп һәм яңа ел белән котлап каршы алдылар. Балаларның мондый ихтирамлы мөнәсәбәте өлкәннәр күңеленә бик тә хуш килде, очрашуга рәсми булмаган, җылы атмосфера өстәде.
Укучыларның шигырь сөйләвен, җырлавын тыңлаганнан соң Әлки районына багышланган документаль фильм күрсәтелде. Аннары очрашуны алып баручы Татьяна Петухова сүзне РФ Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галләмовка бирде. Ул район халкының 31 проценты бүгенге көндә пенсия ала дип хәбәр итте һәм пенсия тәэминаты, социаль түләүләр турында тулы мәгълүмат бирде. Район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау буенча урынбасары Светлана Одушкина Россия хөкүмәте тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән дәүләткүләм программалар, проектлар, аларның районда чагылышы хакында сөйләде.
-Медицинаны үстерү, дәвалау учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү, яңа препаратларны кулланышка кертү нәтиҗәсендә районда инсульт һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын шактый киметергә мөмкинлек бирде. Район сәламәтлек саклау системасы өр-яңа җиһазлар, транспорт чаралары белән баетылды. Бездә егермеләп авыру бик кыйммәтле дарулар белән дәвалауга мохтаҗ, һәм алар бу препаратлар белән бушлай тәэмин ителәләр. Төрле авырулар буенча республикада дәвалау үзәкләре ачылу бик күп кешенең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә,-диде ул.
Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен каралган льготаларга, субсидияләргә тукталып үтте, шулай ук өлкәннәрне социаль яклауга юнәлтелгән, әйтик сугыш ветераннарын фатирлар белән тәэмин итү программаларын телгә алды.
Һәм чыгыш ясаучыларның барысы да беравыздан дәүләтнең социаль сәясәтендәге бу үзгәрешләрнең башта РФ Президенты, хәзерге вакытта РФ хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин исеме белән тыгыз бәйләнгән булуын билгеләп үттеләр. Ил халкының, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән күпчелек программалар Владимир Путин башлангычы яисә тәкъдиме белән эшләнде, гамәлгә ашырылды - моны сәясәт белән азмы-күпме кызыксынучы, массакүләм мәгълүмат чаралары сүзенә колак салучы һәркем күрә һәм аңлый.
Бу турыда район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин да Әлки җиренең, район икътисадының үсешеннән мисаллар китереп, бик үтемле итеп сөйләде.
-Мин бирегә килгәнче иртәдән республика хөкүмәте үткәргән видеоконференцияләр эшендә катнашып өлгердем инде. Аларда мөһим икътисадый һәм социаль мәсьәләләр каралды. Республика җитәкчелеге киеренке режимда эшли. Мондый эш стиле Россия хөкүмәтенә, аның рәисе Владимир Владимирович Путинга хас. Җитәкчеләребез үзләрен онытып эшлиләр, башкача ничек шундый зур ил белән идарә итәсең ди! Илебезнең халыкара абруе елдан-ел үсә, бүген ул күптән булмаганча югары. Россия фикерен тыңлыйлар, Россия сүзенә колак салалар. Чөнки, беренче чиратта, илебез белән акыллы, дәрәҗәле Президентыбыз Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт рәисе Владимир Путин җитәкчелек итә,-диде ул. -Үзегез күреп торасыз, тормышыбыз бары уңайга гына үзгәрә. Төбәкләр, районнар үсешенә күп акча салына. Әйтик, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен генә дә федераль үзәктән республикага 12 миллиард сум акча җибәрелде.
Аннары Ф.Дәүләтшин РФ Президентына кандидатлар турында үз фикерләрен җиткерде һәм очрашуда катнашучыларны алда торган сайлауларда уйлап тавыш бирергә чакырды.
-Әле егерме ел элек кенә тормышыбыз нинди иде - берничә ай рәттән хезмәт хаклары түләнмәде, пенсияләр соңарып килде… Илебезне Владимир Путин җитәкләгән чордагы үзгәрешләр күз алдында. Алда торган бурычлар исә тагын да зуррак. Аларны тормышка ашыру өчен лаеклы Президент сайлап куярга кирәк безгә,-диде ул.
Аннары сүзне хезмәт ветераннары сорап алды. Алар бүгенге тормыш шартларыннан канәгать булуларын кат-кат ассызыкладылар. Апактан Мөдәррис ага Сираҗев:
-Президентлыкка кандидатлар күп, әмма безнең өчен иң кулае - Владимир Путин. Аның илебез белән идарә итү тәҗрибәсе бик зур,-дигән фикерен җиткерде.
Борискинодан Маргарита Юрьевна Смышляева болай диде:
-Карагыз, ничек рәхәт яшибез без: авылларыбызга тип-тигез асфальт юллар илтә, зур, иркен өйләребезне газ җылыта. Безнең авылыбызга һәркөн автобус килә, теләгән кеше өе каршыннан гына утырып Казанга барып кайта ала. Шушы тормышыбызны күрә тора әрәм итмик - тәҗрибәле, абруйлы сәясәтче Владимир Путинны Президентыбыз итеп сайлыйк.
Аның сүзләрен Каргадан Зиннәтуллин Надыйр ага куәтләде:
-Гомерем авылыбызда үтте, 35 ел бригадир булып эшләдем, чабатадан йөргән чакларны яхшы хәтерлим. Күпме генә тырышып эшләсәм дә, бүгенгедәй тормышны күрмәдем. Элеккеге елларда хәтта теләгән кадәр терлек тә асрый алмадык бит, ярамый иде! Исән-сау торсам, сайлауларда тавышымны Путинга бирәм!- дип бетерде ул сүзен.
-Менә бер елдан артык инде мин пенсионер. Үз вакытында пенсиямне китереп бирәләр, өйләрдә якты, җылы, телефон эшли, инде интернет белән дә мавыгабыз. Мин ике тапкыр авыл советын җитәкләдем - совет чорында һәм Владимир Путин Президент булып торган елларда. Чагыштырып карау мөмкинлегем зур, шуңа күрә ышанып әйтә алам: бүгенге чорның, тормышның кадерен белергә кирәк безгә,-дип алдагыларның сүзләрен җөпләде Чуаш Кичүеннән Нәфисә Сәет кызы Гыйльметдинова да.
Шундый җылы, иптәшләрчә рухта үткән бу очрашу өлкәннәрнең илдәге хәлләргә, алда торган сайлауларга мөнәсәбәтләрен ачык күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев