Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки юллары безнең карамакта

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогында бүгенге көндә 157 кеше эшли. Безнең коллектив райондагы автомобиль юлларына хезмәт күрсәтә. 304 километр автоюлларның 211 километры асфальтланган, калган өлеше вак таш яки грунт белән капланган.

Юл төзү һәм ремонтлау сезоны әлегә тәмамланмаган, шуңа күрә еллык нәтиҗәләр чыгарырга әле иртәрәк. Шулай да бер санны әйтми калу дөрес булмас: быел "Алесеевскдорстрой" җәмгыяте районда 27,22 километр автомобиль юлы төзеде. Хәзерге вакытта белгечләр һәм эшчеләребез Яңа Үргәгар-Иске Чаллы, Кошки- Чуаш Шәпкәсе, Алексевское-В.Колок юнәлешләрендә, Ташбилге, Югары һәм Түбән Әлморза, Югары һәм Түбән Колчурино авыллары янында, Базарлы Матакның Тукай һәм Эшче урамнарында эшлиләр.

- Әйе, быел күләмле эш башкарылды, әмма, көннәр җылы торганда, эшебезне дәвам итәбез әле. Алдыбызга куелган бурычлырны үзвакытында үтәп чыгачакбыз, - ди участок начальнигы Рашат Гыйззәтуллин.

Әйтик, прораб Сәмигуллин Илнар җитәкләгән бригада Түбән Әлморзадагы социаль объектларга таба юлларны асфальтлый. Машинист Илдар Сафиев асфальтның һәр катламын тыгызлап тора. Кайнар асфальтны үз эшенең остасы Илшат Гафиятуллин җитәкләгән асфальт-бетон заводында "пешереп" өлгертәләр. Сингатуллин Радик бригадасы Ташбилгедә 400 метр бетон лоток төзеде, ә Җиһаншин Илнур бригадасы куллануга тапшырыласы юлларга 95 юл билгесе, 450 сигнал баганасы урнаштырды. Бертуган Азат һәм Илшат Гайнуллиннарның үз эшләренә гаять җаваплы карауларын билгеләп үтәргә кирәк.

Әхмәтҗанов Айнур юллар ремонтлауда беренче генә ел эшләми инде. Бик катлаулы технология таләпләре төгәл үтәлергә тиешле эш бу. Юл эшчеләре су агызу торбаларын төзәтү, үләннәрне чабу, кыскасы, юлларны карап тору белән дә даими шөгыльләнәләр. Быел искергән 40 торба алыштырылды. Бу эшләрне Гыйльфанов Фәнил һәм Минһажев Илнар бригадалары башкарды.

Шоферлар Шәмсетдинов Тәлгать, Хәмидуллин Мөнир, Ринат һәм Илмир Каюмовлар, Галиев Рөстәм, төяүче машинист Владимир Коновалов, экскаваторчы Төхвәтуллин Ильяс, Стратонов Владимир, Фәракшин Илфат, Яковлев Виталий, Крылов Сергей - үз эшләренең чын осталары.

Бездә гаиләләре белән эшләүчеләр дә аз түгел. Әйтик, Ринат һәм Лилия Сафиннар, Радик һәм Римма Сингатулиннар, Илнар һәм Гөлназ Фәрдуковлар, әтиле-уллы Илдус һәм Илназ Сираҗевлар, әниле-уллы Рамилә һәм Раил Вафиннар, абыйлы-энеле Гафиятуллиннар, Рияновлар, Феоктистовлар, Заһидулиннар, Сабировлар һәм Сәгъдиевлар өчен һөнәри бәйрәмебез гаилә бәйрәменә әйләнә.

Тамагы тук кешенең эшкә дә күңеле күбрәк ята: пешекчеләребез Тәнзилә Хәйретдинова һәм Фәнүзә Хисмәтуллина һәр көнне 120 шәр порция иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерлиләр. Ә комендант Валентина Мельникова тулай торакта тәртип өчен, командировкалар өчен җавап бирә.

Ел нәтиҗәләре буенча бер төркем эшчеләребез һәм белгечләр иң яхшылар дип табылды. Алар арасында Шәһитов Радик, Гарифуллин Фәнис һәм башкалар бар. Егетләр "Алексевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев кулыннан бүләкләр алачак. Ә участок начальнигы урынбасары Фәнил Гыйльфановка, тракторчы Әмир Хафизовка, слесарь Равил Шәйхетдиновка муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев