Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район советының утыз икенче утырышы булып үтте

Муниципаль район советының утыз икенче утырышы көн тәртибенә 10 мәсьәлә куелган иде. Депутатлар башта муниципаль район Уставы проекты турында район советы юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгышын тыңлап, тиешле карар кабул иттеләр. Аннары Рузия Гарипова Әлки муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы положение, район финанс-бюджет палатасының хокукый хәлен камилләштерү хакында, район...

Муниципаль район советының утыз икенче утырышы көн тәртибенә 10 мәсьәлә куелган иде.


Депутатлар башта муниципаль район Уставы проекты турында район советы юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгышын тыңлап, тиешле карар кабул иттеләр. Аннары Рузия Гарипова Әлки муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы положение, район финанс-бюджет палатасының хокукый хәлен камилләштерү хакында, район контроль-исәп палатасы турындагы Положение, район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының хокукый хәлен камилләштерү хакында көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләргә ачыклык кертте. Алар буенча шулай ук тиешле карарлар кабул ителде.

Совет утырышында РФ Эчек эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов бүлекнең 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчеты тыңланды. Әлеге доклад буенча фикер алышуларда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурнаия Заһидуллина, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнур Сәгыйтова катнашты.


Депутатлар карары белән утырышта район иҗтимагый советы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе составларына үзгәрешләр кертелде. Алар шулай ук "Алтын үзәк" сәнәгать мәйданчыгында эшчәнлек алып баручы оешмаларны аренда түләвеннән азат итү, дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирү турында положение турындагы чыгышларны тыңлап, карарлар кабул иттеләр.


Муниципаль район советы утырышын район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев