Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Традицион “комбайннар парады”ның беренчесе Базарлы Матакта “Үзәк Әлки” филиалында үтте

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданнарда игеннәр өлгерде. Район игенчеләре алдында 32400 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора Уракны кыска вакытта һәм югалтуларсыз башкарып чыгу күп төрле факторларга бәйле. Шуның иң мөһиме - урып-җыю комплексының әзерлеге. Һәр елны уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың әзерлеге тикшерелә. Чәршәмбе көнне традицион "комбайннар...

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданнарда игеннәр өлгерде. Район игенчеләре алдында 32400 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора

Уракны кыска вакытта һәм югалтуларсыз башкарып чыгу күп төрле факторларга бәйле. Шуның иң мөһиме - урып-җыю комплексының әзерлеге. Һәр елны уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың әзерлеге тикшерелә. Чәршәмбе көнне традицион "комбайннар парады"ның беренчесе Базарлы Матакта "Үзәк Әлки" филиалында үтте. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район идарәсе белгечләреннән төзелгән махсус комиссия бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, Ростехнадзор тарафыннан бирелгән рөхсәт кенәгәсенең булуын, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечка, махсус эш киеме белән тәэмин ителеш кебек таләпләрнең (барлыгы 16 пункт) үтәлешен тикшерде.

Зур кампанияне башлар алдыннан уракны оештыру мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү - күркәм гадәт. Тигез рәт булып тезелеп торган кыр кораблары янында узган киңәшмәдә "Татмелиорация" вәкиле Ринат Залаков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәүче белгече Рафаэль Сафин, "Россорткомиссия" филилы начальнигы Сергей Турнин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Әсхәт Сәгъдиев һәм башка белгечләр, механизаторлар катнашты.

-Егетләр, алда бик зур эш тора. Билгеле, беренче урында уңышны югалтуларсыз җыеп алу бурычы. Әмма иң мөһиме - сезнең иминлегегез. Хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бер генә минутка да онытмагыз,-диде Ринат Залаков. Аның сүзләрен Әсхәт Сәгъдиев та җөпләде.

Көн дәвамында комиссия әгъзалары "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында, "Хузангай" кооперативында булдылар. Бу хуҗалыкларның барысында да комбайннарның ремонтланып, җаваплы чорга әзерләп куелуын күрдек. Районда 90 комбайн бар, алар урак өстендә ышанычлы эшләргә, ваәылып механизаторларны тоткарларга тиеш түгел.

"Көнчыгыш Әлки" филиалы үз комбайннарын Яңа Чаллы авылы янындагы мәйданчыкка тезгән. Комиссия әгъзаларын 6 комбайнның да эшкә әзерлеген тикшерделәр. Филиал директоры Рәис Гайфуллин:

-Безнең комбайнчылар тәҗрибәле, уракта беренче ел гына катнашулары түгел. Районның алдынгы игенчеләре алар. Техниканы да яхшы беләләр, шуңа күрә җитди ватылулар булмас дип ышанаәыз,-диде.

"Көньяк Әлки" филиалының Юхмачы отряды комбайннарын матур итеп тезеп куйганнар. Механизаторлар да махсус эш киемнәреннән. Отрядның уракка әзерлеге уңай бәяләнде.

"Хузангай" кооперативының уракка әйбәтләп әзерләнеп керешүен беренче генә күрү түгел. Биредә төрле маркалы комбайннар сәгать кебек эшли. Барлыгы 7 "Мак Дон" әйбәтләп тикшерелгән, ремонтланган. Хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов уңышны югалтуларсыз җыеп алучыларга премияләр түләнәсен дә әйтте. Хузангайлар 16 июль көнне уракка төште инде, алар уҗым бодаен суктыралар. Сигез "Мак Дон" игеннәрне теземнәргә салуда эшли. Уңыш һәр гектардан уртача 21,8 центнер тәшкил итә.

Тикшерү тәмамланганнан соң комиссия әгъзалары фикер алышты. Мөмкин булган 100 баллдан 96 җыеп, "Хузангай" кооперативы урып-җыюга әзерлек буенча беренче урынны алды. "Көнчыгыш Әлки" механизаторлары алардан ике генә баллга калышты. Район буенча бөотеклеләрне урып-җыюда катнашасы техника 92 процентка әзер. Урып-җыю тулысынча башлангач, комбайннар игенчеләрнең эшен тоткарламас дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев